Игенне урып-җыю – авыл халкы өчен сынау
Район кырларында урып-җыю кампаниясе дәвам итә. Аерым хуҗалыкларда, бөртекле һәм кузаклы культураларны суктыруны уңышлы төгәлләп, авыл хезмәтчәннәре уҗым культуралары чәчүгә керештеләр. "Кама" колхозы" ҖЧҖ - шулар исәбендә. Биредә 860 гектар мәйданда игеннәр урып-җыелды. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән 16 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, җыеп алынган уңыш 18582 центнер тәшкил итте, һәр гектардан...
Район кырларында урып-җыю кампаниясе дәвам итә. Аерым хуҗалыкларда, бөртекле һәм кузаклы культураларны суктыруны уңышлы төгәлләп, авыл хезмәтчәннәре уҗым культуралары чәчүгә керештеләр.
"Кама" колхозы" ҖЧҖ - шулар исәбендә. Биредә 860 гектар мәйданда игеннәр урып-җыелды. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән 16 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, җыеп алынган уңыш 18582 центнер тәшкил итте, һәр гектардан уртача уңыш 21,6 центнер.
"Д.Әһлиев", "И.Хәйриев" крестьян-фермер хуҗалыклары да алдынгылар исәбендә. "Алтын башак" ҖЧҖ (97%) игенчеләре урып-җыюны төгәлләү алдында. Район буенча барлыгы 11021 гектар мәйданнан (86%) 174725 центнер ашлык суктырылды, уртача уңыш - 18,4 центнер.
1290 гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелде, гомуми планның 38 процентын тәшкил итә.
"Татагро" ҖЧҖ хезмәтчәннәре сабан рапсын урып-җыюга керештеләр. май өчен үстерелә торган культура 9441 гектарны били.
Предприятие комбайнчылары һәм механизаторлары майлы үсемлекләрне тизлек белән суктыралар. Кырда сигез комбайн, ике җыю бункеры, 20 авыр йөк машинасы, сигез чапкыч эшли. Санаулы көннәрдә 9314 гектар (42%) теземнәргә салынды, 52700 центнер май орлыгы суктырылды, һәр гектардан уртача уңыш 14 центнерга җитә.
- Бурыч - уңышны югалтуларсыз җыеп алу, игенне басуда калдырмау. Әлегә һава торышы да агрокомплекс эшчәнлегенә кулай тора. Вакытны бушка үткәрергә ярамый, - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рөстәм Галәмов.
-
19 апрель 2018 - 15:55Казанда FIFA төп билет сату үзәге ачылды Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була.
-
18 апрель 2018 - 13:15Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы башлана Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә.
-
18 апрель 2018 - 08:07Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына 2 миллионнан артык билет сатылган ЧМ-2018 матчларына билетларның яртысыннан артыгын чит ил җанатарлары алган.
-
6 апрель 2018 - 14:03Җырларда – халкыбыз тарихы С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда халык ветераннары хорының “Минем адрес – Советлар Союзы” исемле егерменче йөзьеллыкның 70 нче елларына багышланган отчет концерты узды.
-
4 апрель 2018 - 13:46Подписка өчен фотоаппарат “Менделеевские новости”, “Менделеевск яңалыклары” әбүнәчеләре арасында чираттагы бәйге игълан итә.
-
30 март 2018 - 13:31Мин бай дәү әни! Наҗия Хаҗиеваны котлауны район башлыгы Валерий Чершинцев шундый сүзләрдән башлады.
-
21 март 2018 - 16:16Аның җырлары һәрвакыт үз тамашачысын таба Иске Гришкин мәдәният йорты директоры Виктор Япаев һөнәри бәйрәмен табигый мохиттә билгеләячәк.
-
21 март 2018 - 15:01Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне яктырткан иң яхшы журналист эшенә конкурс «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне яктырткан иң яхшы журналист эшенә конкурс игълан итте.
-
18 апрель 2018 - 08:07Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына 2 миллионнан артык билет сатылган ЧМ-2018 матчларына билетларның яртысыннан артыгын чит ил җанатарлары алган.
-
18 апрель 2018 - 13:15Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы башлана Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә.
-
19 апрель 2018 - 15:55Казанда FIFA төп билет сату үзәге ачылды Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була.