Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

“Икенче икмәк”кә коры черек төште

Шәхси йортлар хуҗалары, бакчачылар хафалана: узган җәйнең һәм көзнең имин булмаган һава шартлары бәрәңге уңышының сакланышына йогынты ясый. - Без бәрәңгене берничә тапкыр тикшердек, - дип сөйли стажлы бакчачы Михаил Смирнов. - Карап торырга яхшы кебекләре дә эчтән черек. Коры черек бәрәңге җыелып һәм саклауга салынып ике-өч ай үтүгә барлыкка...

Шәхси йортлар хуҗалары, бакчачылар хафалана: узган җәйнең һәм көзнең имин булмаган һава шартлары бәрәңге уңышының сакланышына йогынты ясый.
- Без бәрәңгене берничә тапкыр тикшердек, - дип сөйли стажлы бакчачы Михаил Смирнов. - Карап торырга яхшы кебекләре дә эчтән черек.
Коры черек бәрәңге җыелып һәм саклауга салынып ике-өч ай үтүгә барлыкка килә. Шуңа күрә подвалларда, саклау урыннарында тиешле микроклимат тоту аеруча мөһим.
- Базны җентекле җилләттек һәм дезинфекцияләдек, - ди Мулланур Әхмәзетдинов. - Безнең участок Тоймага якын урнашкан, җәйге эсседә су сибәргә мөмкинлек булды. Яхшы уңыш җыйдык һәм бәрәңге череми.
Еш кына авыру симптомнары инде чәчәк ату чорында ук беленә. Өске яфраклары агара, соңрак шиңә башлый. Зарарланган үсемлек берничә көн эчендә тулаем сула, корый һәм туфрактан җиңел тартылып чыга.
- Бу - безнең очрак, - дип бүлешә Бәзәкәдән хезмәт ветераны Әнисә Әһлиева. - Казыганда аерым көч тә таләп ителмәде. Хәзер даими тикшереп торам, черек бәрәңгеләрне алып барам.
Без "Россельхозцентр" ФДБУ филиалының Менделеевск бүлеге баш агрономы Николай Токаревның фикере белән кызыксындык:
- Коры черек - бәрәңгегә зур зыян салучы киң таралган авыру. Аның җәелдерелүенә туфракның зарарлануы, азот һәм тирес ашламасы дозасын арттыру да тәэсир итә. Авыру югары температурада, туфракның артык дымлылыгында аеруча көчәя. Ә 2013 елның җәе эссе, көз яңгырлы булды.
Николай Михайлович әйтүенчә, коры черек бүлбеләрне зарарласа да, кыска вакыт эчендә бөтен уңышны юк итәргә сәләтле булган юеше кебек куркыныч түгел. Беренче очракта черек бәрәңгеләр сәламәтләренә зыян китерми.
Белгечләр бакчачыларга һава шартларына һәм авыруларга каршы торучан сортлар алырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары проблема бар