Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Җир яклау һәм саклауны таләп итә

    Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир участокларын нинди очракта хуҗасыннан алырга мөмкиннәр? Виталий Иванов, арендага алучы Газета укучыбыз соравына Россельхохнадзорның ТР буенча идарәсе җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Рәүф Исмәгыйлев җавап бирә. Җир участогының чүп үләннәре белән каплануы авыл хуҗалыгы җитештерүе яки агробизнес белән бәйле башка эшчәнлек башкару өчен файдаланмау билгесе булып...

    Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир участокларын нинди очракта хуҗасыннан алырга мөмкиннәр?
    Виталий Иванов, арендага алучы
    Газета укучыбыз соравына Россельхохнадзорның ТР буенча идарәсе җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Рәүф Исмәгыйлев җавап бирә.
    Җир участогының чүп үләннәре белән каплануы авыл хуҗалыгы җитештерүе яки агробизнес белән бәйле башка эшчәнлек башкару өчен файдаланмау билгесе булып тора (2012 елның 23 апреленнән РФ Хөкүмәтенең 369 нчы карары). Җирдән тиешле тәртиптә кулланмау түбәндәгене аңлата: хуҗалары, арендага алучылар, җирдән файдаланучылар билгеләнгән таләпләрне үтәмиләр. Ә иң мөһиме, җирләрне яхшырту, тискәре йогынтылардан саклау буенча мәҗбүри чараларны үтәмиләр. Шулай ук продукцияне җирләрнең уңдырышлылыгын торгызуны тәэмин итүче алымнар кулланмыйча җитештерәләр.
    Үз гамәлләре белән РФ Җир кодексының 12.13.42 нче, "Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын тәэмин итүне дәүләт көйләве турында" Федераль законның 8 нче маддәләре таләпләрен бозып, җирдән файдаланучылар агротехник, мелиораторлык, фитосанитар һәм эрозиягә каршы стандарт, норматив, кагыйдәләрне үтәмиләр. Мондый очракларда өч ел дәвамында файдаланылмаучы җир участогы милекчедән суд тәртибендә алына (2002 елның 24 июленнән 101 нче ФЗ).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим