Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Ирекле янгынчыларга – машина

Дүшәмбе көнне район башлыгы Игорь Привалов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Тимур Акулов Камай ирекле янгын сагына тантаналы төстә машина тапшырдылар. Чарада 86 нчы янгыннан сак бүлеге начальнигы Александр Балясов, Камай җирлеге башлыгы Илнар Ахунҗанов катнашты. - Авылда ирекле янгын сагы 2012 елдан гамәлдә, - ди Илнар Мехәмәтнурович. - Аның...

Дүшәмбе көнне район башлыгы Игорь Привалов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Тимур Акулов Камай ирекле янгын сагына тантаналы төстә машина тапшырдылар.
Чарада 86 нчы янгыннан сак бүлеге начальнигы Александр Балясов, Камай җирлеге башлыгы Илнар Ахунҗанов катнашты.
- Авылда ирекле янгын сагы 2012 елдан гамәлдә, - ди Илнар Мехәмәтнурович. - Аның составында җиде кеше. Камайда гадәттән тыш очраклар өчен дүрт янгын гидранты, ике су куу башнясы бар. Машина мәктәпнең җылы гаражында торачак.
- Тулысынча җиһазландырылган янгын сүндерү машинасы туры билгеләнеше буенча файдаланылмасын иде, - диде Тимур Акулов, ачкычны җирлек башлыгына һәм шофёр - ирекле янгынчы Әсхәт Рәхимовка тапшырып.
Рәхилә Мирзаянова
Рәис Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары КАмай