Ижёвкалыларның өйләренә күптән көтелгән су килде
1686
0
0
Ижевка авылында район җитәкчесе Валерий Чершинцев, җирлек башкарма комитеты һәм предприятиеләр йогынтысында халыкны су белән тәэмин итү буенча күптәнге проблема чишелде. Моңарчы завод поселогы дип аталучы районда яшәүчеләр су белән "Шифалы су" заводы суүткәргеченең иске тармагыннан тәэмин ителделәр. 1 апрельдән, предприятиенең банкротлыгы белән, су бирүне туктату турында хәбәр килде. Проблеманы...
Ижевка авылында район җитәкчесе Валерий Чершинцев, җирлек башкарма комитеты һәм предприятиеләр йогынтысында халыкны су белән тәэмин итү буенча күптәнге проблема чишелде.
Моңарчы завод поселогы дип аталучы районда яшәүчеләр су белән "Шифалы су" заводы суүткәргеченең иске тармагыннан тәэмин ителделәр. 1 апрельдән, предприятиенең банкротлыгы белән, су бирүне туктату турында хәбәр килде. Проблеманы хәл итүгә барлык көчләр җәлеп ителде - килешү төзүгә, суны график буенча бирүгә омтылышлар ясалды. Хәлне үз ресурсын эшләп бетергән насос станциясенең торышы катлауландырды - су җитми башлады. Су куючылар тәкъдим иткән счет та халыкның көченнән килмәслек иде. Нәтиҗәдә 17 июньдә скважинага пломба куелды, халыкка су бирү тыелды.
Власть органнары, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр алдына гади булмаган сорау басты: кешеләрне су белән ничек тәэмин итәргә.
- Нәтиҗәдә "Чиста су" республика программасы кысаларында яңа скважиналарны эшләтеп җибәрергә карар кылынды, - дип сөйли "ТКХ идарәсе" МУП директоры Олег Жуков. - Мәсьәләне хәл итү өчен халыкны җыйдык. Программа нигезендә үзәк суүткәргеч кенә бушлай үткәрелә, йортларга аны шәхси акча хисабына тоташтыру кирәк.
Мәсьәләнең мондый куелышы белән халыкның 80 проценты килеште.

Һәм эшләр башланды. Проект кураторлары чын мәгънәсендә объектта яшәделәр диярлек. Һәр эштәге кебек, бер кашык дегеттән башка да булмады. Кайберәүләр төрле сәбәпләр аркасында мондый карар белән килешмәде. Ләкин гомуми тырышлык белән максатка ирешелде, йортларда санитария таләпләренә җавап бирерлек су барлыкка килде.
- "Чиста су" программасын тормышка ашыру башлангач, җирлек башлыгы Валентина Пономарева һәр йорт хуҗалыгы белән аңлату эшләре алып барды, - дип сөйли Ижевканың аерым янгын посты начальнигы Рамис Вәлиев. - Мисал өчен, без, алты күрше, бер коега тоташтык. Кемгәдер торба салу өчен ике метр траншея казырга туры килде, ә кемгәдер - ун метр. Ышаныгыз, тырышлыкның нәтиҗәсе без көткәнчә булды. Мин элек "Ижминводы" санаториенда баш инженер булып эшләдем, су белән тәэмин итү системасын биш бармагым кебек беләм. Гидрантлар төзек, су этеме секундка 12 литр тәшкил итә.
Сүзләрен раслап, Рамис Мирсәетович бакчадагы шлангтан суның агу көчен күрсәтә.
- Күз ачып йомганчы бакчага су сибәм, - дип дәвам итә ул. - 13 июльдән 17сенә кадәр "ТКХ идарәсе" МУП белгечләре белән берлектә гидрантларны акт буенча кабул итәчәкбез - алар завод поселогында 14.
Пашининнар гаиләсе дә район һәм җирлек җитәкчелегенә рәхмәтле.
- Су йомшак, тәмле, - диләр Ольга Михайловна һәм Александр Алексеевич.
Җирлек башлыгы Валентина Пономарева әйтүенчә, завод поселогында, дача һәм яңа төзелүчеләрне исәпләмәгәндә, йортларның 95 проценты су белән тәэмин ителгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
15 гыйнвар 2021 - 11:17Татарстанда җылылык өчен түләү салкыннар булганга артты Бу агымдагы елда тарифлар үзгәрү белән бәйле түгел.2500
-
15 гыйнвар 2021 - 10:44МЧС вузына 11 сыйныфтан соң ничек керергә Моның өчен МЧС вузына укырга керергә кирәк. Бу турыда 86 нчы янгыннан саклау часте начальнигы Александр Балясов сөйләде:2700
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.6200
-
14 гыйнвар 2021 - 10:54«Миллиард.татар» сайты ачылды Казанда эшләүче журналистлар төркеме «Миллиард.татар» сайтын ачты. Бу турыда сайтның баш редакторы Арслан Минвәлиев Facebook челтәрендә хәбәр итә.4800
-
13 гыйнвар 2021 - 11:10Менделеевскида коронавирустан вакцинация ясату дәвам итә Бу турыда хакимияттә узган шәһәр киәшмәсендә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова сөйләде.8400
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.12700
-
11 гыйнвар 2021 - 11:13Менделеевскида бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры узды «Батыр» спорт мәктәбендә бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры булды.9800
-
11 гыйнвар 2021 - 11:06Менделеевскида волейбол буенча финал ярышлары узды «Батыр» спорт мәктәбендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейол буенча ТР районнарының II лига финал ярышлары узды.10600
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.2300
-
15 гыйнвар 2021 - 10:39Район ветераннары өчен яңа ел Бал-маскарады булдыЧара С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда узды.2500
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.12700
-
11 гыйнвар 2021 - 11:06Менделеевскида волейбол буенча финал ярышлары узды «Батыр» спорт мәктәбендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейол буенча ТР районнарының II лига финал ярышлары узды.10600
-
11 гыйнвар 2021 - 11:13Менделеевскида бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры узды «Батыр» спорт мәктәбендә бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры булды.9800
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84