Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Камайлылар грантны төзекләндерүгә тоттылар

Сишәмбе көнне район җитәкчесе Валерий Чершинцев Камай җирлегендәге авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм бюджет өлкәсе оешмалары эшчәнлеге белән танышты һәм халык җыенында катнашты. Унбер айдагы эш турында җирлек башлыгы Илнар Ахунҗанов мәгълүмат бирде. Ул билгеләгәнчә, агымдагы елда бер миллион сум күләмендәге грант акчалары авылны төзекләндерүгә тотылды. - Без иске агачларны кисү,...

Сишәмбе көнне район җитәкчесе Валерий Чершинцев Камай җирлегендәге авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм бюджет өлкәсе оешмалары эшчәнлеге белән танышты һәм халык җыенында катнашты.
Унбер айдагы эш турында җирлек башлыгы Илнар Ахунҗанов мәгълүмат бирде.
Ул билгеләгәнчә, агымдагы елда бер миллион сум күләмендәге грант акчалары авылны төзекләндерүгә тотылды.
- Без иске агачларны кисү, авыл зиратының коймасын торгызу, урам яктыртуына диодлы лампалар кую, чишмәне төзекләндерү проблемаларын хәл итә алдык. Августта республика программалары кысаларында камайлыларны сөендереп, клуб, китапханә, ФАП һәм авыл Советы урнашкан Күпфункцияле үзәк ачылды. Бүген район хакимияте йогынтысы белән мәктәптә ремонт эшләре бара, аның буш бүлмәләре балалар бакчасын урнаштыруга биреләчәк, - дип ассызыклады ул.
Участковый Садулла Гуломов мәгълүматында болай диелде:
- Авылда оператив хәл тотрыклы. Чамадан тыш алкоголь куллану очраклары теркәлмәде. Икеләтә билгеләнештәге спиртлы эчемлекләр сатылмый.
Районның хәрби комиссары Дамир Вәлиев билгеләп киткәнчә, комиссариатта исәптә армиягә яраклы 13 камайлы тора. Шуларның икесе проблемалы: берсе хезмәттән качып йөрүе өчен эзләүдә, икенчесе медицина тикшерүен ахырына кадәр үтмәгән.
- Әти-әниләрне кисәтергә телим: әгәр балагыз тикшерүне тәмамламаган яки чакыру буенча комиссариатка килми икән, аны штрафлата административ җәза көтә.
Нигезле сәбәпсез армиягә барудан качып йөргән өчен - җинаять җаваплылыгы, - диде Дамир Шамилевич.
Крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге турында башлыгы Динар Әһлиев сөйләде.
Клуб мөдире Лариса Япаева мәдәният учреждениесендә узган чаралар турында мәгълүмат бирде.
Авыл халкы юлларны төзекләндерү, су белән тәэмин итү, Үзәк район больницасында медицина хезмәтләренең сыйфатын яхшырту, маршрут автобуслары хәрәкәте графигы үтәлеше проблемаларын билгеләде.
Беренче төркем инвалид Василий Радукан бүлекләр һәм службалар җитәкчеләренә сораулар адреслады.
- Өч ел Камайга пропискага керә алмыйм, шифаханәдә медицина тикшерүен кыенлык белән узам, чөнки пандуслар җиһазланмаган, - диде ул.
Район җитәкчесе Валерий Чершинцев сорауларны контрольгә алды һәм больницада ТР Президенты йогынтысы белән ремонт эшләре башланачагына ышандырды. Яшәү урыны буенча теркәлү мәсьәләсе авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр җирлек милкенә күчкәч хәл ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Камаево