Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Камайлылар күңелле вакыйга көтә

Районда республика программасы буенча чираттагы күпфункцияле үзәк төзелә. Камайлылар күңелле вакыйга көтә: тиздән биредә җирлек башкарма комитеты, китапханә, 100 урынга клуб урнашкан заманча бина ишекләрен ачачак. - Эшләр иртәнге 5тә башлана, - дип сөйли җирлек башлыгы Илнар Ахунҗанов. - Белгечләр көн яктысын максималь файдаланырга тырышалар, кичке 9га кадәр хезмәт куялар....

Районда республика программасы буенча чираттагы күпфункцияле үзәк төзелә.



Камайлылар күңелле вакыйга көтә: тиздән биредә җирлек башкарма комитеты, китапханә, 100 урынга клуб урнашкан заманча бина ишекләрен ачачак.


- Эшләр иртәнге 5тә башлана, - дип сөйли җирлек башлыгы Илнар Ахунҗанов. - Белгечләр көн яктысын максималь файдаланырга тырышалар, кичке 9га кадәр хезмәт куялар.
- Хәзер объектка штукатур-буяучылар, балта осталары һәм электриклар бригадалары җәлеп ителгән, - дип дәвам итә прораб Михаил Чернов.
Фәния Хәмзина, Резедә Зәйниева, Татьяна Гребенщикова стеналарны тигезлиләр. Фәргат Гатин җитәкчелегендәге балта осталары бригадасы түбә һәм түшәм ясау белән мәшгуль.
- Мин биредә үз эшемне төгәлләдем, - дип бүлешә ташчы Герман Белов. - Бүген башка объектка - "Аммоний" заводына күчәм.
Күпфункцияле үзәк, районда төзелүче башка объектлар кебек үк, беренче җитәкче Игорь Приваловның контролендә. Башкарма комитет җитәкчесе Равил Хисаметдинов рәислегендә штаб төзелде.
Равил Фәритовичны без Камайда очраттык. Ул атналык тикшерү үткәрә иде.
- Әлеге объектта подряд оешмасы - "Камспецстрой" ҖЧҖ, - дип аңлата Р.Хисаметдинов. - Үзәкне 20 августта файдалануга тапшыру планлаштырыла. Шул ук вакытка тышкы яктырту урнаштырырга һәм территорияне төзекләндерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевский район Менделеевск яналыклары Камай авылында