Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Күчмә кубок бәзәкәлеләрдә

    "Авыл егетләре" традицион спорт уеннарында катнашучыларны һәм чара кунакларын Турай җирлеге кабул итте. Массалы спорт уеннарының 16 нчы спратакиадасына җыелганнарны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева сәламләде. ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Рөстәм Гафаров мондый чараның сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен әһәмиятле булуын ассызыклады. - Ярышларда гаиләбез белән катнашабыз, - ди...

    "Авыл егетләре" традицион спорт уеннарында катнашучыларны һәм чара кунакларын Турай җирлеге кабул итте.
    Массалы спорт уеннарының 16 нчы спратакиадасына җыелганнарны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева сәламләде. ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Рөстәм Гафаров мондый чараның сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен әһәмиятле булуын ассызыклады.
    - Ярышларда гаиләбез белән катнашабыз, - ди Тойгуҗа җирлеге башлыгы Рафит Сафин. - Хатыным Алия һәм улым Айдар чаңгы спортын сайладылар, мин аларга кушылам.
    Районның аучы һәм балыкчылар оешмасы рәисе Флорид Вәлиев якташлары - турайлыларны хупларга килгән.
    - Алар команда рухы, җиңүгә омтылыш белән аерылып торалар, - ди ул.
    Бәзәкә авылыннан Венера Гыйльметдинова, җыйнак гәүдәле булуына карамастан, армрестлинг буенча көчен дәлилләп кенә калмады, җырлау осталыгын да күрсәтте.
    Авыл яшьләре чаңгы, волейбол, милли көрәш, шахмат, армрестлинг, гер күтәрү һәм бау тартышу буенча ярыштылар, һәр спорт төрендә җиңүчеләр билгеләнде. Милли көрәш буенча Камайдан Ренас Кәлимуллинга тиңнәр булмады. Чаңгы ярышында үз яшь категорияләрендә Мария Карманова (Тихоново), Татьяна Кузнецова (Татар Чаллысы), Иван Егоров (Яңабирде) һәм Алексей Карманов (Тихоново) өстенлек алдылар. Армрестлинг буенча җиңүчеләр - Светлана Стрелкова (Иске Гришкин) һәм Рамил Мусин (Бәзәкә). Рамилнең якташы һәм адашы Рамил Таҗиев гер күтәрү буенча иң көчле булды, Ижёвкадан Юфар Харисов шахмат буенча зирәклеген күрсәтте. Бау тартышуда монайлылар җиңде, волейбол уенында бәзәкәлеләр беренчелекне алды. Бу җирлек спортчылары командасы "алтын" яулады һәм күчмә кубокка ия булды. Икенче урында - Татар Чаллысы, өченче - Яңабирде командасы.
    Үзешчән артистлар концерт номерлары әзерләде, камыр ризыклары һәм шашлык белән сәүдә оештырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: