Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Күңел чакыруы буенча чиркәү

    Ык Тамагында өченче ел уникаль дини учреждение - Изге газапланучы Уар храмы төзелеше дәвам итә. - Храм изгегә багышлана, аңа чукындырылмаганнар турында догалар белән мөрәҗәгать иткәннәр, - ди Богоявление чиркәве башлыгы протоиерей Алексей Загуменнов. Объект Кама елгасының биек кыялы яры буенда, аның Ык елгасы белән кушылган урынында төзелә.XVIII гасырга кадәр...

    Ык Тамагында өченче ел уникаль дини учреждение - Изге газапланучы Уар храмы төзелеше дәвам итә.

    - Храм изгегә багышлана, аңа чукындырылмаганнар турында догалар белән мөрәҗәгать иткәннәр, - ди Богоявление чиркәве башлыгы протоиерей Алексей Загуменнов.
    Объект Кама елгасының биек кыялы яры буенда, аның Ык елгасы белән кушылган урынында төзелә.XVIII гасырга кадәр монда зур булмаган агач чиркәү торган.
    1816-1820 елларда аны кызыл кирпечтән салынган мәһабәт бина алыштыра, ул Изге ана Смоленская Иконасы хөрмәтенә төзелә. Чиркәүдә күп яруслы кыңгыраулар бүлекчәсе белән тоташтырылган аш бүлмәсе була. XX гасырның 30 нчы елларында чиркәүләр репрессияләреннән соң бу храм озак еллар Кама буйлап йөзүче елга суднолары өчен маяк ролен үти. 1987 елда аны шартлаталар, шулай итеп ул илдә чиркәүләрне җимерүне туктату көненә кадәр яши алмый.
    Һәм менә ике гасырдан соң Алексей атакай инициативасы һәм халыкның ярдәме белән элеккеге урында кабат чиркәү торгызыла башлый.
    Бүгенге көндә нигезе салынып беткән. Бердәм күңел күтәренкелеге белән эшкә тотынган тәҗрибәле төзүчеләр бригадасы тырышлыгы белән гыйбадәт урынының һәм алтарьның стеналары күтәрелә.
    Кирпечтән ясалган стена табигый бут ташы белән каплана, ул Бөек Русь архитектура сәнгате стилендә төзелгән объектка үзенчәлекле матурлык өстәячәк. Гаҗәпләнүебезгә каршы, төзелеш мәйданында күтәрү краны да, машина да күрмәдек. Төзүчеләр известь ташының зур кисәкләрен кулдан эшкәртәләр һәм 16 метрлы биеклеккә күтәрәләр.
    - Бу чиркәүгә охшашлар бик аз. Озакламый храмны гөмбәз һәм кыңгыраулар бизәр. Эшне тизрәк төгәллисе килә. Ләкин төзелеш материаллары алуга акча җитмәү тоткарлый. Г.Парамонов, Д.Шәмсин һәм башкалар кебек изге күңелле кешеләр табылыр дип уйлыйбыз. Ә без ташчы Борис Максютин, ярдәмчеләр Андрей Черемных һәм Роман Гиннатуллин белән ялсыз эшләргә әзер, - ди 15 ел стажы булган төзүче Александр Тарасов.
    Аларга карап, энтузиазмнарына, үҗәтлекләренә, хезмәт сөючәнлекләренә, изге һәм киң күңеллелекләренә сокланмый мөмкин түгел. Галина Андреевна Рудакова да көченнән килгәнчә булыша.
    - Мин монда күңел чакыруы, йөрәк кушуы буенча, - ди ул. - Бәлки төрле хәлләрнең бергә туры килүедер дә, әмма мине чиркәүгә зур кайгы китерде. 2003 елда балыкка киткән ирем батып үлде. Җиде ай эзләделәр. Өметебезне бөтенләй өзәргә теләгәндә, аның гәүдәсе чиркәү янында су өстендә табылды. Шул көннән храм - минем өчен изге йорт. Ә Ык Тамагында
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим