Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар

Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.

Ул авыл халкын гына түгел, якын-тирә шәһәрләрдән: Яр Чаллы, Алабуга һәм Менделеевскидан килгән кунакларны – туган оясы Тихоновога омтылучыларны да берләштерде. 
Авыл халкын бәйрәм белән җирлек башлыгы Алексей Карманов һәм Виктор атакай тәбрикләделәр актив авыллыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. 
Район җитәкчесе Радмир Беляев исеменнән җыелучыларга башлык урынбасары Ләйсән Галива мөрәҗәгать итте, лаеклылыларны район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. 

− Үзенчәлекле дини традицияләр, тамырлар саклануына күңел сөенә. Халык тарихын бернидә онытылуга дучар итә алмый. Тихоново киләчәккә ышаныч белән карый. Күпләр бәйрәмгә балалары һәм оныклары белән килгәннәр. Әлеге буыннар бәйләнеше сөендерә, − диде Ләйсән Камилевна. 


Авыл халкының күтәренке кәефен Ренат Шәйдуллин һәм Марина Комарова кыздырып торды. Алар авылның иҗади коллективлары белән бер рәттән музыкаль номерларын бүләк иттеләр. Тихонлылар рәхәтләнеп уеннарда һәм ярышларда катнаштылар. Алар өчен кул көрәше, тартышу, Калашников атоматын сүтеп җыю ярышлары, йомырка кабып чабу, капчык киеп йогерү һәм чүлмәк вату кебек традицион уеннар оештырылды. Мәйданда милли ишек аллары гөрләде. Анда остакуллар үз эшләрен тәкъдим иттеләр.Уенның һәр катнашучысы бүләккә ия булды. Бәйрәм ахырына күкне матур салют бизәде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X