Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Кем күпме сөт сава?!

    Терлекчелек өлкәсендә продуктлылыкны арттыру аларны асрау һәм тукландыру шартларына турыдан-туры бәйле. Яз көне яшел үлән ашый башлагач, җәйләүләргә чыгып, иркендә йөргән малның продукция күләме арту мөмкинлеге зур. Район хуҗалыкларында бу өлкәдә хәлләр ничегрәк? Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 22 майга алынган мәгълүматка караганда, районда бер көнгә барлыгы 26241 кг сөт...

    Терлекчелек өлкәсендә продуктлылыкны арттыру аларны асрау һәм тукландыру шартларына турыдан-туры бәйле. Яз көне яшел үлән ашый башлагач, җәйләүләргә чыгып, иркендә йөргән малның продукция күләме арту мөмкинлеге зур. Район хуҗалыкларында бу өлкәдә хәлләр ничегрәк?
    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 22 майга алынган мәгълүматка караганда, районда бер көнгә барлыгы 26241 кг сөт савыла, алдагы ел белән чагыштырганда 733 килограммга артыграк. Һәр сыерга исәпләгәндә, уртача савым 11,2 кг тәшкил итә. "Кама" колхозы" сыерларыннан гомуми савылган сөт - 5163 кг, "Абалач" ҖЧҖ - 4709, "Мөхәммәтгалиев" крестьян-фермер хуҗалыгында - 3902, "Мир" - 2630, "Золотая Нива" ҖЧҖнең бу күрсәткече 2614 килограммга җитә. Һәр сыерга исәпләгәндә, тәүлеклек савым "Кама" колхозында иң югарысы - 17,4 кг, "Золотая Нива" - 12,4 кг. "Абалач"та район күрсәткеченнән беразга гына артык. Калган хуҗалыкларда бу өлкәдә эш мактанырлык түгел.
    Җәй - мул сөт чоры, диләр. Бәлки киләсе айларда бу хуҗалыклар терлекчеләренең эш күрсәткечләре артыр һәм продукция җитештерү күләме дә үсәр дигән өмет бар. Чөнки терлекчелек авыл хуҗалыгында ел әйләнәсендә табыш китерә торган тармак булып исәпләнә. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре һәм белгечләренә уйланырлык урын бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: