Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Киләчәккә оптимизм белән

Монаш җирлегендә икенче ел рәттән юллар төзү һәм гидротехник корылмаларны ремонтлау буенча күләмле эшләр башкарыла. Журналистлар бригадасы төзелеш объектларында булып, зур үзгәрешләр күреп кайтты. Монаш трассасыннан уң якка борылып, Акътәҗек авылына эләгәбез. Без монда мәдәният-гаммәви чараларда күп мәртәбә булдык, ләкин һәрвакыт авыл юлының начарлыгыннан иза чигә идек. Яңгырдан соң бөтенләй...

Монаш җирлегендә икенче ел рәттән юллар төзү һәм гидротехник корылмаларны ремонтлау буенча күләмле эшләр башкарыла.
Журналистлар бригадасы төзелеш объектларында булып, зур үзгәрешләр күреп кайтты.
Монаш трассасыннан уң якка борылып, Акътәҗек авылына эләгәбез. Без монда мәдәният-гаммәви чараларда күп мәртәбә булдык, ләкин һәрвакыт авыл юлының начарлыгыннан иза чигә идек. Яңгырдан соң бөтенләй йөрешле түгел. Ә хәзер авыл үзәгенә асфальт түшәлгән. Аның буйлап зур тизлектә үтеп, күпергә якынлашабыз һәм Рафаэль Погосян җитәкчелегендәге "Татавтодор"ның Алабуга участогы төзүчеләр бригадасы һәм Чаллы идарәсенең Заһит Гыйззәтуллин җитәкчелегендәге киптерү һәм сугару системасыннан файдалану хезмәткәрләре эшенә сокланабыз. Узган көз генә мелиораторлар һәм юлчылар автотрассаны сала башлады, кыска вакыт эчендә куллануга да тапшырды. Яңа төзелгән кирпеч йортлар авылның гомуми күренешен баета.
- Дәүләт ярдәме белән федераль һәм республика Президенты программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә авыл халкы яшәеше үзгәрә: йортлар төзиләр, техника сатып алалар, шәхси хуҗалыкларын киңәйтәләр. Элек авылдан киткәннәр Акътәҗеккә кире кайта.
Бу куандыра. Без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, чөнки яңа салынган юл безгә, Менделеевскига гына түгел, күрше Удмуртия шәһәрләренә дә тизрәк барып җитү мөмкинлеге бирә, - ди канәгатьлек хисе белән Монаш җирлеге башлыгы Валентин Евдокимов.
Күпер федераль билгеләнештәге корылмалар төзелеше буенча барлык норма кагыйдәләргә туры китереп төзелгән. Үзәк урамга керү юллары да, машина туктау павильоны да бар.
- Бу көнне ничә ел көттек. Авыл Советы рәисе булганда, мин ничә тапкыр юллар һәм күперне ремонтлауга заявка бирдем, 15 ел узгач кына моңа мөмкинлек ачылды. Авыл эчендәге юлларга да вак таш түшәлә. Үтеп йөрмәслек пычрак була иде бездә. Машина белән генә түгел, җәяү дә йөреп булмады, - ди муниципаль хезмәт ветераны Сатина Паширова.
Акътәҗек буасына якынлашуга анда да эш кайнавын күрдек.
-Сусаклагычка капиталь ремонт ясау Чаллы мелиораторларына тапшырылды. Алар тендор отты. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эгидасы астында гидротехник корылмаларны торгызу буенча өч елга исәпләнгән Президент программасы кысаларында эшләр бара. Гомумән алганда, Татарстан буенча 167 буа һәм плотина төзү планлаштырыла. Безгә бәхет елмайды, республика бюджеты хисабына Монаш территориясендә ике буага капиталь ремонт ясалачак, - дип сөйли Валентин Кириллович.
Көн геройлары - идарәнең баш инженеры Фазыл Суфиянов һәм тракторчы Александр Чутков белән танышабыз.
- Бүгенге көндә төпкә салынган торба чистартылды, су чыгару мәйданы чүп һәм үләннәрдән азат ителде. Бу эшчәнлегебезнең төп өлеше - дип җавап бирә журналистларга Фазыл Фәһимович.
- 500 метр диаметрлы торбаны чистарту өчен көн буена насос белән һава суырттык. Күрәсең, 20 ел буена бу эшне башкаручы булмаган. Шушы көннәрдә буага килә торган юлга вак таш түши башлыйбыз. Юеш һәм коры - уңдагы ярлары инде әзер. Өйгә кайтып йөреп вакыт әрәм итмәс өчен вагонда яшибез. Иртәнге 7дән кичке 7 сәгатькә кадәр эшлибез.
Бу вакытта без салкын суда чумынучы хатын-кызларга карап көнләшәбез. Кызу кояш аларны су керергә өндәгән.
- Объектта янгын сүндерү машинасы төшәр өчен урын көйләнгән. Бәла килеп чыкканда, су янәшәдә генә, - дип өсти гид Валентин Евдокимов.
Акътәҗек авылыннан Кокшан поселогына юл алабыз.
Яңа җәелгән асфальт юлдан барганда редакция шоферы Рәис Сәхапов хатирәләрен искәртә:
- 90 нчы елларда мин район кулланучылар җәмгыятендә экспедитор булып эшләдем, Кокшанга еш барырга туры килде. Юл пычрак булганда урман почмагына кадәр көч-хәл белән барып җитәбез, ә анда кокшанлылар трактор белән каршы ала иде. Товарны аларга бушатабыз да, кире кайту юлына чыгабыз. Хәзер инде моңа ышанасы да килми.
Тигез, шома юлдан барганда табигать белән хозурлану үзе бер рәхәт.
- Бүгенге көндә асфальт урманга кадәр салынган. Аннан авылга кадәр булган участокны юлчылар тигезли һәм вак таш җәя. Әмма коры җиргә түгел, резинадан ясалган материалга. Монда сазлыклы урын, шунлыктан юлчылар аны искә алып махсус технология кулланалар, - дип өсти җирлек башлыгы.
Президент программасына кергән чираттагы объект - Ушков буасы. Безнең алда искиткеч табигый ландшафт күренеше ачыла.
- Киләчәктә монда матур ял урыны, туристлар өчен тарихи истәлекле урын булачак. Иң мөһиме Алнашка илтүче юлдан 60 километрга кыскарак юлы бар. Кокшан аша Новогорск һәм Грахов районнарына тизрәк барып җитәргә була. Километрга сузылган буа су тутырырга әзер, төбе лайдан чистартылды. Сулык территориясен төзекләндерергә кала. Планнар зур, алга куелганны үтәп чыгарбыз, дип ышанабыз, - ди оптимизм белән Валентин Кириллович.
Лариса Кривилева
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Монаш