Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Күмәк кулга эш түзми

Тихоново авылында ике һәм өч катлы панельле торак йортлардагы газүткәргечләрнең эчке һәм тышкы челтәрләре яңадан торгызыла. А.мөхәммәтханова Илкүләм милли проект буенча йортларга биреләсе гомумиләштерелгән җылылык хәзер автоном булачак, хуҗалар фатирдагы җылылык режимын үзләре көйли алачак. Моның өчен һәр фатирга шәхси газ казаннары (котеллары) куелган. Көн яңгырлы булуга карамастан, без барган...

Тихоново авылында ике һәм өч катлы панельле торак йортлардагы газүткәргечләрнең эчке һәм тышкы челтәрләре яңадан торгызыла.
А.мөхәммәтханова
Илкүләм милли проект буенча йортларга биреләсе гомумиләштерелгән җылылык хәзер автоном булачак, хуҗалар фатирдагы җылылык режимын үзләре көйли алачак. Моның өчен һәр фатирга шәхси газ казаннары (котеллары) куелган. Көн яңгырлы булуга карамастан, без барган көнне район газ службасы хезмәткәрләренең һәрберсе җиң сызганып эшли иде: кайберләре йортларның тышкы ягында сафтан чыккан газүткәргеч торбаларны яңарту белән мәшгуль булса, икенчеләре фатирлардагы газ плитәләрен яңа шланглар ярдәмендә газүткәргеч торбаларга тоташтыра. Бу максатка 20 кеше һәм тиешле техника җәлеп ителгән.
- Бүген иртәнге 9.00 дан 16.00 сәгатькә кадәр газ бирү вакытлыча туктатыла, дигән белдерү булса да, көн уртасына зәңгәр ягулыкны кабызырга мөмкин иде инде. Эшчеләр бер минутны да сарыф итмиләр. Газчылар соравы буенча кибеттән шланг һ.б. кирәк-яраклар алып кайттым. Кухняга газ котеллары урнаштырылды, ниһаять фатирларыбыз җылыначак. Фатирда җилләткеч булмавы гына кызганыч, - ди Коммунистлар урамындагы 12 нче йортта яшәүче ветеран Нина Тихомирова.
Газ үткәрү белән бәйле эшләр төгәллек һәм җаваплылык таләп итә. Шуңа да биредә тәҗрибәле, үз вазифаларын яхшы белгән кешеләр хезмәт куя. Эчке эшләр бүлеге ветераны Т.Булановның бу өлкәдә транспорт йөртүче булып хезмәт куюына ноябрьдә 10 ел була. Өлкән мастер Р.Мотыйгуллин, мастерлар А.Манин, А.Котельников, А.Фәйзрахманов йөкләмәләрне тырышып үтиләр. Йөк машинасын егәрләүче С.Овечкин газ службасында 24 ел хезмәт куя. Эретеп ябыштыруда С.Смирнов, В.Поспелов, Р Миңнуллин һ. б.лар үз эшенең осталары. Коллективка яшьләр дә өстәлүе куанычлы хәл. Илебез чикләрендә хәрби бурычын үтәп кайткан И.Вәлиев газчылар сафына кушылган.
Тихоново авылында барган эшләр өчен В.Сидоров җаваплы. Владимир Сергеевич һәр гамәлне контрольдә тота һәм тиешле күрсәтмәләр бирә. Торак хуҗалары ширкәте рәисе В.Медведев белдерүенчә, шушы көннәрдә йортларга җылылык биреләчәк.
А.Владимиров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Тихоново авылында