Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Күпкырлы Сабантуй бизәкләре

Татарның милли бәйрәме Сабан туе "Химик" стадионына йөзләгән менделеевлыны һәм шәһәребез кунакларын җыйды. Традиция буенча, тантананы күләмле хореографик композиция ачты. Куючы Н.Насыйфуллина сүзләренчә, анда 300 дән артык яшь биюче катнашты. Тамашачылар авангардында хезмәт ярышы җиңүчесе - "Кама" колхозы" ҖЧҖ хезмәтчәннәре булган төп геройлар колоннасын алкышлар белән каршы алдылар. Район җитәкчесе...

Татарның милли бәйрәме Сабан туе "Химик" стадионына йөзләгән менделеевлыны һәм шәһәребез кунакларын җыйды.

Традиция буенча, тантананы күләмле хореографик композиция ачты. Куючы Н.Насыйфуллина сүзләренчә, анда 300 дән артык яшь биюче катнашты.
Тамашачылар авангардында хезмәт ярышы җиңүчесе - "Кама" колхозы" ҖЧҖ хезмәтчәннәре булган төп геройлар колоннасын алкышлар белән каршы алдылар.
Район җитәкчесе Игорь Привалов авыл хезмәтчәннәренә, барлык менделеевлыларга Сабан туе һәм Россия көне уңаеннан ихлас котлауларын адреслады.
Сабантуй әләмен күтәрү хокукы 2012 елның абсолют чәчү батыры, "Нигъмәтҗанов" КФХ механизаторы Радик Хикмәтовка бирелде.
Бу көнне чәчү алдынгылары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, инженерлар, агрономнар һәм ветеран-механизаторлар Мактау грамоталары, истәлек медальләре һәм премияләр белән бүләкләнделәр. Чәчү геройлары хөрмәтенә шигырь юллары, җырлар яңгырады.
Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе Валентина Липужина республика Президентының котлавын укыды һәм "Алтын башак" ҖЧҖ механизаторы Александр Никандровка - ТР Дәүләт Советы Рәисенең, "Мөхәммәтгалиев" КФХ ветеран-механизаторы Рәшит Шиаповка ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатларын, "Алтын башак" ҖЧҖ баш инженеры Владимир Павловка һәм "Победа" ҖЧҖ баш агрономы Борис Сабировка министрлыкның Мактау грамоталарын тапшырды.
Тантаналы өлештән соң Сабан туеның берничә мәйданчыгында тамашачылар җыелды. Җирле артистлар, бию һәм вокал коллективлары катнашындагы бәйрәм концертын карарга теләүчеләр күп булды, спорт яратучылар азарт белән көрәшчеләрне, волейбол баталияларын күзәттеләр. Ә ипподромда ат ярышлары кызды, юкка гына чабыш гасырлар дәвамында милли ярышларның иң тамашалы төре булып калмый.
Ярышларда 16 ат катнашты. Чиста токымлылар арасыннан Бриск кушаматлы чабышкы алдынгы килде ("Батыр" спорт мәктәбе, җайдагы Екатерина Романова), катнаш токымлылар арасыннан беренчелек Лапиллада (икмәк заводы, Алексей Леонтьев).
Халык уеннары, балалар аттракционнары, мул сәүдә рәтләре, уңай һава торышы барысы да бәйрәм кәефен күтәрде.
Мәйдан буенча ашыкмыйча ветераннар - поселокта яшәүче Әнвәр Гыйльметдинов, Миңниса Шәйхетдинова һәм Нина Щербакова атлыйлар.
Ахыры 2 нче биттә.
Ахыры.
Башы 1 нче биттә.
- Безнең өчен Сабан туе - үзенчәлекле вакыйга. Чөнки без җаныбыз һәм тәнебез белән крестьяннар, гомеребез буе үз хуҗалыгыбызны тотабыз, - диләр алар.
- Сезне татарның Сабан туе нәрсәсе белән җәлеп итә? - дигән сорауны Әзербәйҗанда туган Р.Шабиевка бирдек. Ул бәйрәмгә гаиләсе белән килгән.
- Кызыклы программасы, кәеф күтәренкелеге белән, - дип җавап бирә Рәгыйб. - Элегрәк үзем дә көрәшергә чыга идем, ә хәзер биредә якташлар белән очрашабыз, вакытны күңелле үткәрәбез.
Можгадан хезмәт ветераны Нургаяз Ясәвиев Сабан туена ел саен кайта.
- Мин бит тумышым белән Тойгуҗадан, крестьян хезмәте белән якыннан таныш. Сабан туен яратам. Менделеевлылар һәрвакыт Можга Сабан туена киләләр. "Шаян" ансамбле чыгышлары ошый.
Милли ишегаллары гомуми игътибарны киң күңеллелек, милли ризыклар, җырлар, зәвыклы костюмнар белән җәлеп итә.
Буранлы әбиләре аркасында бөтен дөньяга танылган удмурт перепечләреннән авыз итеп карарга теләүчеләр иң күбе булды.
- Сыйланыгыз, - ди Монаш мәдәният йорты директоры Анна Николаевна Спасских, - үзем пешердем.
Бәрәңге перепечләре телеңне йотарлык иде.
Шәһәр Сабан туенда көрәш буенча абсолют батыр исемен Руслан Минһаҗев яулады. Коррекция мәктәбе укучысы Марат Галиев авыш һәм туры баганага менеп призлар алды. 100 метрга йөгерүдә Денис Антоновка (Яңабирде) һәм Елена Степановага (Менделеевск) тиңнәр булмады. Менделеевскидан Александр Басаркин гер күтәрүдә алдынгы, Николай Прохоров - шахмат ярышларында, Михаил Иванов - армрестлингта. волейбол ярышларында ир-атларның «Поселок» һәм хатын-кызларның «Виктория» командалары җиңде.
•
Сабан бәйрәменә, игенчеләрнең хезмәтен лаеклы бәяләп, авыл җирлекләре старт бирде.
Бу көнне район җитәкчесе Игорь Привалов котлау миссиясе белән Бөрешледә, Яңабирдедә, Бәзәкәдә, Ижёвкада булды. Бу җирлекләрдә керәшеннәр, удмуртлар, татарлар һәм руслар яши. Игорь Анатольевич төрле милләт вәкилләренең борынгы традицияләрне саклауларына, туган җирләрен яратуларына һәм игенче һәм терлекче хезмәтен бәяли белүләренә инанды.
Һәрвакыттагыча, яшел келәмле мәйданга төрле шәһәрләрдән, якын-тирә авыллардан күпсанлы кунаклар җыеп, Бәзәкә Сабан туе киң колач белән үтте.
Якташлары белән бәйрәм шатлыгын ТРның атказанган табибы, КДМАның онкология һәм хирургия кафедрасы профессоры Рифкат Таҗиев, Яр Чаллының ашыгыч медицина ярдәме больницасы хирургы Миңненур Гайфетдинова уртаклаштылар. Бу хөрмәтле кешеләргә күпләр тормышлары белән бурычлы.
Авыл халкын тәбрикләргә ТР Дәүләт Советы депутаты Р.Ханбиковның киңәшчесе Рөстәм Гафаров, "Л.Я.Карпов ис. химзавод" ААҖ генераль директоры Дамир Шәмсин, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Хәйдәр Һадиуллин, Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, "Спецстрой" ҖЧҖ генераль директоры Геннадий Парамонов килделәр.
Мәйданда, түгәрәккә күбрәк тамашачыларны җәлеп итеп, күңелле татар көйләре яңгырады.
Импровизацияләнгән сәхнәдә концертка әзерлек барды. Сәүдә җәелдерелде. Яр Чаллы, Алабуга һәм Менделеевск эшмәкәрләре эчемлекләрнең, камыр ризыкларының киң ассортиментын тәкъдим иттеләр. Шашлыкка аеруча ихтыяҗ зур булды, аның хуш исе Сабан туе мәйданына таралды. Балаларга уенчыклар, сувенирлар алырга була иде.
Традиция буенча, бәйрәм тамашасын ат чабышлары ачты. Ат спортын яратучылар чабышкылар бәйгесен зур кызыксыну белән күзәттеләр.
Нәтиҗәдә җирле токымлы атлар арасында беренчелекне җайдак Олег Семёнов яулады, Рөстәм Хәбибуллин финишка икенче килде, өченчелек Наталья Сотниковада. Атларны ярышларга хуҗалары Рәфис Шакиров, Рәфис Таҗиев, Менделеевскиның ат-спорт мәктәбе әзерләде.
Район җитәкчесе Игорь Привалов чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлады, механизатор Азат Гыйльметдиновка һәм машина белән сыер саву операторы Гөлсәрия Фәтхуллинага Мактау грамоталары тапшырды.
Игорь Анатольевич язгы кыр эшләрен вакытында тәэмин иткәннәре өчен җирлек башлыгы Мансура Сәлимуллинага һәм хезмәт биографиясенең 30 елга якынын хуҗалыкка багышлаган, шул еллар дәверендә районның агропром предприятиеләре арасында алдынгылыкны тотучы хуҗалык җитәкчесе Ибраһим Галимовка ихлас рәхмәт сүзләре җиткерде.
Ибраһим Миндарович, үз чиратында, механизаторларның, терлекчеләрнең, хезмәт күрсәтүче персоналның хезмәтен акчалата премияләр белән билгеләде, чәчү батырларына аерым рәхмәт белдерде.
Котлаулар эстафетасын җирле артистлар, солистлар һәм биючеләр дәвам итте. Халык яраткан ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәкыя Насыйфуллина җитәкчелегендәге "Шаян" бию ансамбле бай эчтәлекле тамаша тәкъдим итте. Казаннан "Габделфәт" иҗат төркеме чыгышы чын сюрприз булды. Татарстан Республикасының халык артисты Габделфәт Сафин һәм аның төркеме солистлары 20дән артык композиция бүләк иттеләр.
Концерт программасы белән беррәттән ярышлар барды. Җиңүчеләргә спонсорлар - "Кама" колхозы" ҖЧҖдән, эшмәкәрләр Рәшит Кәлимуллиннан, Риф Таҗиевтан, Ленар Сабитовтан, фермер Рәфиснур Таҗиевтан бүләкләр тапшырылды.
Көрәшнең абсолют батыры - Менделеевскидан Владислав Гудовский келәм һәм тәкә белән бүләкләнде.
Алыштыргысыз алып баручы Мехәмәтнур Сабитов, мәдәният йорты (Гүзәлия Гомәрова) һәм "Кама" колхозы" ҖЧҖ идарәсе хезмәткәрләре бәйрәм истә калырлык булсын өчен талантларын һәм оештыру сәләтләрен күрсәттеләр.
•
Сабан туе - Гырон Быдтон җирлек башлыгы Евгений Никифоров җитәкчелегендә яңабирделеләрне колоритлылыгы, милли үзенчәлекләре белән шатландырды.
Уеннар, ярышлар анда катнашучыларның күңеленә хуш килде. Мәйданда кичкә кадәр "Теремшур" һәм "Теремшур кускылиос" халык ансамбльләре, Виктор Никифоров, Елена Дунаева, Марина Комарова, Алия Абрамова һәм башкалар башкаруында күңелле җырлар яңгырады. "Шаян" халык ансамбле солистлары мавыктыргыч композиция әзерләделәр.
- Без Яңабирдегә Ижевскидан кайттык һәм мәйданга зур бәйрәм карарга килдек, - дип бүлешәләр ирле-хатынлы Антоновлар.
- Табигать кочагындагы бәйрәмнән дә күңеллерәк нәрсә бар?! Бирегә һәр елда ашкынып киләбез. Яңабирдедә безнең кызыбыз һәм апабыз яши, - диләр әтиле-уллы Рәис һәм Рамил Абзаловлар.
•
Ижевка авылында Сабан туе ел саен киңрәк колач ала.
Бу юлы да җирлек башлыгы Валентина Пономарёва эгидасында җирле артистлар, "Ижминводы" санаторие хезмәткәрләре, "Кояшкай" балалар бакчасы коллективы һәм шәкертләр авыл халкы өчен күркәм бәйрәм әзерләгәннәр.
Теләүчеләр капчык белән сугышуда, кашыкка йомырка салып йөгерүдә көч сынаштылар, туры һәм авыш баганага менәргә тырыштылар. Һәрвакыттагыча, уңыш иң җитезгә елмайды. Бәзәкәдән Айрат Шәймөхәммәтов авыш баганадан бәрәнне алды.
Алабугадан Александр Панфилов, тамашачыларны шаккаттырып, 60 тапкыр гер күтәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев