Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Авыл

Күрәккә автолавка килде

Безнең район президент программасы буенча республикада беренче булып кече авыллар халкына хезмәт күрсәтү өчен ике автолавка алды. Татпотребсоюз линиясе буенча бирелгән машиналар суыткыч җайланмалары, мини-прилавкалар белән җиһазланган. - Бүген автолавка Күрәккә килде, - ди башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Әхмәдиева. - Күчмә сәүдәне "Звёздное" ҖЧҖ оештырды, җитәкчесе...

Безнең район президент программасы буенча республикада беренче булып кече авыллар халкына хезмәт күрсәтү өчен ике автолавка алды.
Татпотребсоюз линиясе буенча бирелгән машиналар суыткыч җайланмалары, мини-прилавкалар белән җиһазланган.
- Бүген автолавка Күрәккә килде, - ди башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Әхмәдиева. - Күчмә сәүдәне "Звёздное" ҖЧҖ оештырды, җитәкчесе Саркис Даллакян. Аннан машина Максимковога һәм Тат.Кокшанга барачак. Икенче автолавка Бәзәкә юнәлешендә хезмәт күрсәтәчәк. Без графикны расладык, ул халыкка җиткереләчәк.
Күрәктә машина янында чират хасил булды. Авылда нигездә пенсионерлар яши.
- Бүген үземә кечкенә бәйрәм оештырам, - дип тәэсирләре белән бүлешә сәүдә ветераны Зоя Абрамова. - Яңа пешкән ипи, җиләк-җимеш алдым. Мин 20 ел райпо системасында эшләдем, куллану кооперативларының эшчәнлеген торгызуына шатланам.
- Кич белән тәм-томнар белән чәй эчәчәкмен, - дип дәвам итә Людмила Кузнецова. - Шулай ук кер юу порошогы, сабын алдым.
Сатучы Маргарита Архипова сөт, казылык, икмәк-булка әйберләренең, көнкүреш химиясенең киң ассортиментын тәкъдим итә. Сезонлы товарлар сатылачак, халык ихтыяҗы исәпкә алыначак. Мәсәлән, бу көнне күрәклеләрдә бакча инвентарына сорау зур булды.

Рәхилә Мирзаянова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Татпотребсоюз