Әле дә җиңә алганыбыз юк...
Көнкүрештә химия продукциясен аз кулланмыйбыз. Иң беренче чиратта, безне аның нәтиҗәлелеге һәм уңайлыгы кызыксындыра. Ә сәламәтлегебез өчен мөһим булган куркынычсызлыгы соңгы планда кала. Шулай ук безнең тарафтан бакчадагы корткыч бөҗәкләргә һәм чүп үләннәренә каршы да химик препаратлар еш һәм киң кулланыла. Бер караганда, алардан башка булмый да кебек. Дистә еллар...
Көнкүрештә химия продукциясен аз кулланмыйбыз. Иң беренче чиратта, безне аның нәтиҗәлелеге һәм уңайлыгы кызыксындыра. Ә сәламәтлегебез өчен мөһим булган куркынычсызлыгы соңгы планда кала. Шулай ук безнең тарафтан бакчадагы корткыч бөҗәкләргә һәм чүп үләннәренә каршы да химик препаратлар еш һәм киң кулланыла.
Бер караганда, алардан башка булмый да кебек. Дистә еллар гына түгелдер, без колорадо коңгызына каршы аяусыз көрәш алып барабыз. Әмма нинди генә чаралар кулланмыйк, әлеге яуны җиңә алганыбыз юк. Шуңа да нәтиҗәле ысуллар ззләргә, агуны мулрак күләмдә кулланырга туры килә. Ә агу дигәне бәрәңге белән безнең организмга керә һәм сәламәтлек белән бәйле проблемалар тудыра.
Базарда һәм сәүдә нокталарында химикатлар сатып алганда, сатучылардан аларны куллану шартын (инструкциясен) сорау зарури. Кайбер препаратларның тышлыгына токсин матдәләр булмавы турында языла. Ләкин бер дә токсин матдәләр кушылмаган химикатлар да, минераль ашламалар да юк. Аларны кулланганда саклык белән эш итәргә кирәк. Бәрәңге бакчасын колорадо коңгызына каршы химикатлар белән эшкәрткәндә, махсус кием (резина бутый, перчатка, күзлекләр), респиратор (РУ-60, РПТ-67 маркалы) кию шарт. Шулай ук агулау барышында тән ачык калырга тиеш түгел. Химикатлардан бушаган савытны теләсә кайда ташларга ярамый. Ташлаганчы, аны каустик сода белән эшкәртергә кирәк. Бәрәңгене агулаганда аркага асыла торган савыт-сиптергечләр куллану урынлы. Сиптергеч торбаны үзеңнән 1,5-2 метр ераклыкта тоту шарт. Шәхси хуҗалыкларга шикле агулы химикатлар сатып алу катгый рәвештә тыела. Әйләнә-тирәбездә тулы бер тереклек дөньясы яшәгәнен дә онытмаска кирәк. Химикатлар белән эшләгәннән соң, борынны, авызны кер сабыны белән юу мәҗбүри. Ә киемне содалы суда юарга кирәк. Бәрәңге бакчасын җилсез вакытта, иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә эшкәртү шарт. Химикатларны су белән кушканда, шартында әйтелгәнчә болгатыгыз.
Рәүф Исмәгыйлев, Россельходнадзорның җир контроле бүлеге дәүләт күзәтчесе
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 15:46Бәзәкәдә ЮИД отрядлары оешуның 48 еллыгын билгеләделәр Юидчылар хәрәкәте оешуның 48 еллыгы уңаеннан Бәзәкә мәктәбендә агитацион-профилактик чара үткәрелде.2700
-
3 март 2021 - 15:447 нче балалар бакчасына капиталь ремонт кирәк Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә Иҗтимагый Совет әгъзалары булды. Алар актлар залын, аш-су бүлмәсен, эш кабинетларын карадылар, шунда ук утырыш булды.2900
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.3300
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.6700
-
2 март 2021 - 10:43Татарча «Мине штурмлау» «Җиңел форматта 2.0» чираттагы очрашу «Юность» кинотеатрында узды.5000
-
2 март 2021 - 10:42Туган телләр елы уңаеннан, С.Гассар ис. Мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык» XXI Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале район этабының гала-концерты узды Анда 498 бала, 31 вокал һәм хореографик коллектив, вокал һәм конферанс юнәлешләре буенча 57 солист катнашты.5600
-
2 март 2021 - 10:40Боксерлар арасында квалификацион турнир «Батыр» спорт мәктәбендә бокс белән яңа гына шөгыльләнүчеләр арасында квалификацион турнир үткәрелде.5500
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.8800
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.6100
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13100
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.8800
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.6700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика