Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Ләйсән Гайнетдинованың «Бәхет таулары»

Турайда туган Ләйсән Гайнетдинова мәктәптә укыган чагында ук район газетасы белән тыгыз элемтәдә торды: шигырьләр, мәхәббәт турында хикәяләр яза иде. Мәгариф учреждениесен тәмамлагач, аның белән элемтә өзелде. Әле шушы көннәрдә генә безнең корреспондент Рәхилә Мирзаянова Л.Гайнетдинованың иҗатны ташламавы, хәтта һөнәри дәрәҗәдә язуын дәвам итүе турында белде. Ул безнең сорауларга бик...

Турайда туган Ләйсән Гайнетдинова мәктәптә укыган чагында ук район газетасы белән тыгыз элемтәдә торды: шигырьләр, мәхәббәт турында хикәяләр яза иде. Мәгариф учреждениесен тәмамлагач, аның белән элемтә өзелде. Әле шушы көннәрдә генә безнең корреспондент Рәхилә Мирзаянова Л.Гайнетдинованың иҗатны ташламавы, хәтта һөнәри дәрәҗәдә язуын дәвам итүе турында белде. Ул безнең сорауларга бик теләп җавап бирде.

- Ләйсән, мәктәп чорына кайтыйк әле. Беренче шигыреңне хәтерлисеңме? - Бу өченче сыйныфта булды. Каникулда сеңелләрем белән иҗади бәйге үткәрергә ниятләдек: берсе әкият уйлап чыгарды, кечкенәсе рәсем ясады, миндә шигъри юллар туды. Каникулдан соң мәктәптә Тукайның туган көненә тематик кичә оештырдык, мин бу шигыремне укыдым. Укытучым Мәүлидә Нәгыймовна Галиева мактады, алга таба да язарга киңәш итте.

- Укыганда син бәйгеләрдә актив катнаша идең, ике җыентык чыгарырга өлгердең. Сине кем яки нәрсә илһамландырды?
- Мин - романтик. Мәңгелек кыйммәтләр турында хыялланырга яратам, саф хисләргә ышанам. Мондый сыйфатлар гадәттә иҗат кешеләренә хас. Әти-әнием омтылышларымны хуплады, укытучылар ярдәм итте, ә сез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре, һәрвакыт иҗат җимешләремне бастырдыгыз. Хәзер ул вакытта язган шигырь һәм хикәяләремне укыйм - аларда балалар самимилеге һәм үзенчәлеклелек, ләкин шул юллар йөрәгемә якын. Туган авылым табигатеннән, гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләрдән илһам алдым. Хәзер дә бернәрсә дә үзгәрмәде диярлек, өлгергәнлек чорына гына кердем һәм иҗатым тирәнрәк мәгънә алды. Сигезенче сыйныфта укыганда сезнең һәм «Бәллүр каләм» район берләшмәсе йогынтысы белән «Язгы лирика» исемле җыентыгым дөнья күрде, унынчыда - «Йөрәк сере».
- Чираттагы китабыңны чыгарырга теләгең юкмы?
- Әлегә юк. Хәзер интернет бик популяр. ВКонтакте сайтында үз төркемем бар, шигырьләремне шунда урнаштырам.
- Шигъри әсәреңнең берсе «Бәхет таулары» дип атала, нигә мондый исемле?
- Бу шигырь миңа музыка дөньясына юл ачты - аңа яшь җырчы Ильмира Нәгыймова көй язды һәм үз репертуарына кертте. Шуннан безнең дуслыгыбыз башланды. Ильмира минем «Ак алмагач», «Син минем йөрәгемдә» һәм башка җырларымны башкара. Аның халыкта ихтыяҗ казануын, яраткан эшенең бәхет таулары китерүен телим.
- Ләйсән, син кайда һәм кем булып эшлисең?
- Чаллы пединститутының чит телләр факультетын тәмамлап, Алабуга предприятиеләренең берсендә тәрҗемәче. Иҗади мохиттә көндәшлек зур, миңа әлегә аякка басарга, шәхси тормышымны көйләргә кирәк. Алга таба эшемне һәм шигърият белән мавыгуны бергә алып бара алсам - язуымны, хезмәттәшлегемне дәвам итәчәкмен, юк икән - шигырьләрем йөрәгемдә калачак.
Ә мин телим сезгә хәтта кинәт
Купса әгәр салкын бураннар.
Күңелләрдә һәрвакытта язлар
Чәчәкләрдән җәйсен юрганнар.
Ә мин телим сезгә хыялларга
Гел йөрәктә урын бирергә.
Әллә нинди кыен чакларда да
Өмет өзми яши белергә!
Ә мин телим сезгә бу тормышта
Ап-ак өметләрне багларга.
Ак җилкәнле кораб булып йөзеп
Әйләнмәскә аккан салларга.
Ә мин телим сезгә лаек булу
Төшенергә тормыш серләрен.
Ялгыз түгел, бергә ярың белән
Күтәрергә язмыш герләрен.
Ә мин телим сезгә җәйге кичләр
Караңгыны түгел, айлыны.
Якын кешеләргә сыенуны
Шул бит җирдә күңел байлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Лђйсђн Гайнетдинова