Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Мал азыгы әзерләүгә һава торышы йогынты ясый

    Район хуҗалыкларында азык әзерләү эшләре бара. Ләкин аңа һава торышы йогынты ясый.Бу турыда дүшәмбе көнне муниципалитетның утырышлар залында район башлыгы Игорь Приваловның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, хуҗалыклар белгечләре белән булган киңәшмәсендә дә әйтелде. Районда 1 июньгә яуган яңгыр микъдары нибары 29 миллиметр тәшкил итә. Корылык бер һәм күпьеллык үләннәр...

    Район хуҗалыкларында азык әзерләү эшләре бара. Ләкин аңа һава торышы йогынты ясый.Бу турыда дүшәмбе көнне муниципалитетның утырышлар залында район башлыгы Игорь Приваловның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, хуҗалыклар белгечләре белән булган киңәшмәсендә дә әйтелде.
    Районда 1 июньгә яуган яңгыр микъдары нибары 29 миллиметр тәшкил итә. Корылык бер һәм күпьеллык үләннәр үсешендә дә чагылыш тапмый калмый.Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 20 июньгә биргән мәгълүматлары буенча, район буенча күпьеллык үләнәрне чабу барлык мәйданның 41% ында башкарылган. Бу агротехник чараны "Д.Әһлиев" КФХ гына 100 процентка үтәде. "Кама" колхозы" ҖЧҖдә - 68%.
    Печән әзерләү район буенча 15 процент тәшкил итә, "Д.Әһлиев" (65%), "Н.Нигъмәтҗанов" (33%) хуҗалыклары алдынгылар рәтендә.
    Сенаж әзерләү күрсәткече район буенча 20 процент. "Р.Гыйләҗетдинов" КФХ (66%) һәм "Кама" колхозы" ҖЧҖ (44%) механизаторларының темплары югары.
    Тулаем алганда, 20 июньгә райондагы бер шартлы баш терлеккә 3,1 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: