Матурлык почмагын үз куллары белән
Ык Тамагы авылы халкы быелгы җәйдә алты кешегә артты, дөрес, агачтан ясалган. Алар Шведуновлар йорты янында яши. Эш шунда, йорт каршындагы гаҗәеп бакчада кызыклы әкият геройлары барлыкка килгән: урман карты, кәҗә бәтие, төзүче һ.б.лар. Эшләрнең авторы - Шведуновлар гаиләсе - биш ел элек авылга күчеп килә. Без аларны участокта эш...
Ык Тамагы авылы халкы быелгы җәйдә алты кешегә артты, дөрес, агачтан ясалган. Алар Шведуновлар йорты янында яши.
Эш шунда, йорт каршындагы гаҗәеп бакчада кызыклы әкият геройлары барлыкка килгән: урман карты, кәҗә бәтие, төзүче һ.б.лар. Эшләрнең авторы - Шведуновлар гаиләсе - биш ел элек авылга күчеп килә. Без аларны участокта эш вакытында очраттык. Килүебезгә гаҗәпләнделәр.
- Без тумышыбыз белән Ставрополь краеннан, - дип сөйли Александр Николаевич. - Элек мин монда командировкага килә идем. Елга буендагы матур табигать почмагын күреп сокландым. Авылның яхшы урында урнашуы, чиста һава үзенекен итте, без монда төпләнергә ниятләдек.
- "Запорожец"та килдек, участок сатып алдык, шалаш куйдык һәм йорт төзи башладык, - дип елмаю белән искә ала Валентина Егоровна.
- Бакчасыз йорт буламы? Яшелчә бакчасы ясарга карар кылдык. Кайбер үсентеләрне көньяктан алып кайттык, мисал өчен, менә бу колонна кебек үсә торган агачны, калганнарын Можга питомнигыннан сатып алдык, - дип дәвам итә Александр Николаевич, участогы буенча экскурсия ясап. - Монда һава торышы кулай, без теплицасыз да яхшы уңыш алабыз. Татарстанда үстерелгән кыяр һәм томат көньякныкына көндәш булырлык. Теләсә нинди таякны җиргә тыксаң, ул тамыр җәя, иң мөһиме - дөрес тәрбияләү һәм вакытында су сибү.
Бу сүзләрне раслап, без "Алсу мускат" һәм "Изабелла" сортлы виноградларның өлгергән тәлгәшләрен күрәбез.
Урамда безне хуҗалар үз куллары белән ясаган әкият геройлары көтә. Шунысы гаҗәп, һәркайсының кулында эш коралы: төзүче көрәк тоткан, ә ханымның кулында себеркесе бар, кулчатыр астында утырган пар аеруча игътибарны җәлеп итә.
- "Тере" почмак ясау идеясен ирем тәкъдим итте, ә мин аны хупладым, нәрсәнедер Интернеттан карадык, нәрсәнедер үзебез уйлап таптык, - дип сөйли Валентина Егоровна. - Ирем төзүче, мин тегүче, шунлыктан вазифаларны болай бүлештек: ирем агач түмгәктән фигуралар кисә, ә мин аларны киендерәм. Авыл халкы бу бакчаның барлыкка килүенә уңай карашта, узган-барганнар әкият геройлары белән исәнләшә, сөйләшәләр. Күпләр фотога төшәргә килә. Оныкларыбыз белән балалар кунакка кайткач, алар да фотога төштеләр.
- Кулчатыр астында утыручы пар - Саша һәм Валя аеруча популярлык казанды, бу безнең прототиплар, - дип елмая Шведуновлар.
- Авыл чәчәк атсын иде, - дип тели гаилә, безнең белән саубуллашып, - һәм без бу эшкә тыйнак өлешебезне кертергә әзер.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!5800
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.8100
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12100
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13700
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11800
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13600
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.11000
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10200
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10500
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12000
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13700
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.8100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика