Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Менделеевск районы басуларында кызу чор — игеннәрне урып-җыю эшләре башланды

Районның ике хуҗалыгы урып-җыю эшләренә кереште: Әһлиев КФХ һәм «Кама колхозы» ҖЧҖе.

Район башлыгы Валерий Чершинцев Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин белән берлектә Камай авылындагы Әһлиев КФХсы кырларында булдылар һәм урып-җыю эшләрен бәяләделәр. Хуҗалыкта барлыгы 330 га мәйданны «Казанская 560» сортлы уҗым бодае тәшкил итә. 15 июльгә бер гектардан уңыш чыгышы 24 центнер исәпләнә. Икенче көндә 100 гектардан артык мәйданда урып-җыю эшләре башкарылды. КФХ басуларында өч комбайн егәрлиләр һәм ике КАМАЗда ашлык ташыйлар.

Район башлыгы Валерий Чершинцев райондагы урып-җыю эшләренә аңлатма бирде.

Фото: Анастасия Шишкина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X