Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Менделеевск районында янә бер дин йорты

    Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров, җирлек башлыгы Валентина Мамакова, Яр Чаллының Изге Вознесенский Архиерейя йортының дин әһелләре, авыл халкы һ.б.лар катнашты. Хезмәт ветераны Анатолий Камашев сүзләренчә, гөмбәзне һәм тәреләрне Ижевск осталары ясаган. - Авылда гыйбадәт йортына берничә ел элек нигез салынды. Ниһаять, чиркәү төзелеп бетте, тәрәзәләр һәм...

    Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров, җирлек башлыгы Валентина Мамакова, Яр Чаллының Изге Вознесенский Архиерейя йортының дин әһелләре, авыл халкы һ.б.лар катнашты.

    Хезмәт ветераны Анатолий Камашев сүзләренчә, гөмбәзне һәм тәреләрне Ижевск осталары ясаган.

    - Авылда гыйбадәт йортына берничә ел элек нигез салынды. Ниһаять, чиркәү төзелеп бетте, тәрәзәләр һәм ишекләр куела башлады, аның эчке ягын бизәү һәм җиһазландыру, электр чыбыклары үткәрү, җылылык белән тәэмин итү, территориясен койма белән уратып алу, эчке гөмбәзне әзерләү, газ кертү эшләрен гамәлгә ашырасы, - ди А.Камашев.

    Кама буе регионы протоиерее Андрей Дубровин һәм дьякон Виталий Семенов, иерей Павел атакай (Иске Гришкин авылы гыйбадәтханәсе) "Георгий Победоносец" исемле иске храмда гыйбадәт укып, яңа чиркәүгә урнаштырылачак гөмбәзне һәм тәреләрне изгеләндерделәр.

    Дин йортының Павел атакае Малышев белдерүенчә, чиркәүне торгызуда Иске Гришкин җирлеге депутаты Николай Алексеевның матди ярдәме зур. Ул чиркәү гөмбәзләрен һәм анда куеласы тәреләрне урнаштырырга кран белән дә булышлык итте.

    - Тәңрегә ышану, инану - яшәү рәвешем, - ди Николай Михайлович.

    Храмны төзүгә авыл халкы, менделеевлылар да кулларыннан килгәнчә иганәчелек күрсәтәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: