Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз

Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.

Гаилә башлыгы бер яшьлек кызы Валентина белән безне мунча янкормасында каршылады. Янкорма шул ук вакытта яшәү өчен яраклаштырылган бердәнбер бүлмә: стенаның бер ягын ике диван биләп тора, икенче ягында бала караваты урнаштырылган. Кечкенә аш өстәле, телевизор, кулдан ясалган элмә киштә бар, киштәдә электр чәйнеге һәм мультиварка урын алган.

«Мультиваркабыз күптән түгел генә барлыкка килде, моңа кадәр ризыкны ягылмый торган җәйге верандада әзерли идек, – дип сөйли Павел Курихин. – Тагын бер бүлмә бар – юына торган, анда мунча процедураларыннан соң кер киптерәбез».

Гаилә мондый шартларда алты ел яши. Төп керем чыганагы булып балаларга субсидияләр, терлекчелек продукциясен сатудан акча тора. Билгеле инде, бу средстволар өй төзелешен башларга җитми, биш баланы ашатырга, киендерергә, утын, терлек азыгы да сатып алырга кирәк бит әле.

Курихиннарның өлкән уллары Минзәлә педколледжында укый, 11 яшьлек Кристина әлегә дәвалану учреждениесендә – кызның сәламәтлегендә җитди проблемалар бар. Алевтина һәм Павелны көн саен әтиләре Монашка балалар бакчасына йөртә.

«Балалар бакчасына, хастаханәгә еш йөрергә туры килгәнлектән даими эшкә урнаша алмыйм, – дип дәвам итә Павел Александрович, – үзем балта остасы, очраклы заказларга гына алынам».

Кыенлыкларга карамастан, Курихиннар төшенкелеккә бирелмиләр.

«Без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз», – диделәр алар саубуллашканда.

Хәлгә башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Абдуллин аңлатма бирде.

«Гаилә социаль куркыныч буларак исәптә тормый. Без өстәмә ташламалар һәм субсидияләр рәсмиләштерүдә йогынты күрсәтәчәкбез, әмма Курихиннар аларны әлегә кадәр алмаган очракта гына. Күп балалы гаилә буларак торак төзелешенә сертификатка килгәндә, аңа 2020 ел ахырында гариза язганнар. Мондый категория гражданнарга торак республика программасы кысаларында чират буенча бирелә».

Гаиләнең торак шартлары район прокуратурасы тарафыннан да тикшерелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев