Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • "Мин бу җирне Ватаным дип атыйм" халык проекты – җиңүче

    Республикада "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге сәяси советы эгидасында узган халык социаль проектлары бәйгесенә йомгак ясалды. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында бәйге җиңүчеләре һәм лауреатлары бүләкләнде. "Мин бу җирне Ватаным дип атыйм" проекты авторы Татар Чаллысы авыл мәдәният йорты директоры Флүрә Халиковага лауреат исеме һәм 580 мең сум грантка...

    Республикада "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге сәяси советы эгидасында узган халык социаль проектлары бәйгесенә йомгак ясалды.
    Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында бәйге җиңүчеләре һәм лауреатлары бүләкләнде. "Мин бу җирне Ватаным дип атыйм" проекты авторы Татар Чаллысы авыл мәдәният йорты директоры Флүрә Халиковага лауреат исеме һәм 580 мең сум грантка сертификат тапшырылды. Акча средстволары Татар Чаллысының тарихи-мәдәни мирасын саклауга, авылның 400 еллыгын тиешле дәрәҗәдә үткәрүгә юнәлдереләчәк.
    - Бу проект буш урында тумады. Аның өстендә коллегаларым белән бергә эшләдек, - дип бүлешә мәдәният йорты директоры Флүрә Халикова. - Без чыннан да кече ватаныбызны яратабыз, аның киләчәге имин булсын, авылда халык традицияләре торгызылсын һәм киләчәк буыннаргы тапшырылсын дип телибез. Безнең эшне югары бәяләгән жюрига рәхмәтебез зур.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: