Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

“Мин яшәрмен, мәңге яшәрмен...”

Бәзәкә мәдәният йортында шагыйрь Марсель Гыймазетдиновны искә алуга багышланган шундый исемле кичә оештырылды. Исән булса, аңа 72 яшь тулыр иде... Алдан авторның шигырьләрен иң сәнгатьле укучыга бәйге игълан ителде. Жюри беренче урынны Бәзәкә мәктәбе укучысы Гөлия Таҗиевага бирде, икенче - Алинә Нуретдинова, өченче - Регина Хуҗахрановага. Китапханәче Фәния Башарова аларга...

Бәзәкә мәдәният йортында шагыйрь Марсель Гыймазетдиновны искә алуга багышланган шундый исемле кичә оештырылды. Исән булса, аңа 72 яшь тулыр иде...
Алдан авторның шигырьләрен иң сәнгатьле укучыга бәйге игълан ителде. Жюри беренче урынны Бәзәкә мәктәбе укучысы Гөлия Таҗиевага бирде, икенче - Алинә Нуретдинова, өченче - Регина Хуҗахрановага. Китапханәче Фәния Башарова аларга рәхмәт хатлары һәм сувенирлар тапшырды.
- Киләчәктә мондый бәйге зурлар арасында да үткәреләчәк, - диде ул. - Һәм Марсель Гыйльфановичның шигырьләренә генә түгел, бездә иҗат белән шөгыльләнгән сугыш һәм мәгариф ветераны Фәйзелхак Хөснетдинов, хезмәт ветераны Фәния Шакирова яшәделәр. Аларның әсәрләре искә алуга лаек.
Солистлар Алинә Кәлимуллина, Алёна Данилова, Кәүсәрия Шәйдуллина, Эльмира Хуҗиәхмәтова танылган якташыбызның сүзләренә җырлар башкардылар. "Шигырьне дәвам ит" уены Марсель Гыймазетдинов иҗатын иң яхшы белүчеләрне ачыклады. Нурания Гыймадиева, Лениза Исмәгыйлова, Фәрдәвия Хәбибуллина, Алия Гыйльметдиновага шагыйрьнең рәсеме төшерелгән календарьлар тапшырылды.
"Мин яшәрмен, мәңге яшәрмен", - дип язган Марсель Гыйльфанович. Чыннан да, аның үлемсез шигырьләре, якты истәлеге менделеевлылар йөрәгендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Марсель Гыймазетдинов