Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Модульле ФАП – киләчәккә ышаныч

ТР Президенты Р.Миңнеханов фәрманы белән халыкның сәламәтлеген кайгырту максатыннан республика авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктларын урнаштыру гамәлгә ашырыла. 6 сентябрьдә Песәй авылында ФАПны монтажлау эшләре башланды. Яңа медпункт җыюга Яр Чаллының "Энергия" ҖЧҖ эшчеләр бригадасы җаваплы. Җәмгыятьнең директор урынбасары Нәкыйп Закиров белдерүенчә, агымдагы елда Песәй һәм Тойгуҗа авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары...

ТР Президенты Р.Миңнеханов фәрманы белән халыкның сәламәтлеген кайгырту максатыннан республика авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктларын урнаштыру гамәлгә ашырыла.
6 сентябрьдә Песәй авылында ФАПны монтажлау эшләре башланды. Яңа медпункт җыюга Яр Чаллының "Энергия" ҖЧҖ эшчеләр бригадасы җаваплы. Җәмгыятьнең директор урынбасары Нәкыйп Закиров белдерүенчә, агымдагы елда Песәй һәм Тойгуҗа авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары урнаштыру күздә тотыла.
- Мәйданы 62 кв. метрга тәгаенланган тиз арада кулланышка тапшырыласы пункт барлык тиешле җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. Биредә кайнар һәм салкын су, канализация, экономияле электр энергиясе һәм газ булдыру, ультрашәмәхә нурланыш урнаштыру каралган. Модульле ФАПлар Азнакайның "Нефтемаш" заводында җитештерелә. Заманча корылма якынча 2-3 миллион сум тәшкил итә, - ди Нәкыйп Фатыйхович.
Модульле ФАПны урнаштыру эшләре башланган көнне бирегә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары П.Миронов, район үзәк больницасының баш табибы М.Гилёв, Песәй җирле үзидарә башлыгы Ф.Миңнегәрәев һ. б.лар килделәр һәм фикерләре белән уртаклаштылар:
- Соңгы елларда Россиядә сәламәтлек саклау өлкәсенә зур игътибар бирелә. РФдә "Сәламәтлек" программасы уңышлы тормышка ашырыла. Бу уңайдан зур шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә больницалар яңа медицина җиһазлары белән баетыла һәм хезмәткәрләрнең эш шартлары яхшыра. Республика җитәкчелеге тарафыннан авылларга игътибар бирү куанычлы хәл. Барлык уңайлыклары булган заманча корылма файдалануга тапшырылса, авыл халкы рәхмәтле булачак дип уйлыйм, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары П.Миронов.
Үзәк хастаханәнең баш табибы М.Гилёв:
- Агымдагы елда Татарстанда җитмештән артык яңа модульле бина барлыкка киләчәк.
Районда ике ФАПны монтажлау эшләре планлаштырыла. Яңа корылма югары стандартка һәм техник нормаларга туры китереп җитештерелгән. ТР Президенты Р.Миңнеханов һәм республиканың сәламәтлек саклау министры А.Фәррахов ярдәме белән авыл халкына беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү өчен уңай шартлар тудырылачак. Яңа биналар озак еллар кулланышта булыр дип фаразлана.
Песәй җирле үзидарә башлыгы Ф.Миңнегәрәев:
- Авылда медпункт сафтан чыккан иде, яңасын булдыру безнең өчен зур вакыйга. Авыл халкы һәм шәхсән үз исемемнән ТР Президенты Р.Миңнехановка, район җитәкчесе И.Приваловка рәхмәт белдерәм.
Песәй ФАПы мөдире Ә. Сөләйманова:
- Крестьян-фермер хуҗалыгы идарәсендә урнашкан медицина пунктында эшләвемә 14 ел. Биредә нибары бер бүлмә, медицина җиһазлары искергән, дарулар куярга һәм сырхауларны кабул итәргә урын аз. Пунктта беренчел медицина ярдәме күрсәтелә һәм кирәкле анализлар алына. Көненә уннан артык кеше фельдшер ярдәменә мохтаҗ. Авыр хәлдәге авырулар янына һәм ашыгыч чакырулар булганда өйләргә йөреп хезмәт күрсәтәбез. Заманча медпункт булса, кеше шәһәр больницасына бару өчен вакыт исраф итмәс, биредә генә дәваланыр дип өметләнәбез.
Районда модульле ФАП урнаштыру эшен 15 октябрьгә төгәлләү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Модульле ФАП – килђчђккђ ышаныч