Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Монайда клуб төзелә

Республиканың торак пунктларында, шул исәптән безнең районда да, өч елга исәпләнгән президент программасы буенча клублар төзелә. Узган ел Ижёвка авылында мәдәният сарае ишекләрен ачты, быел төзелеш Монайда бара. - Яңа объект күпфункцияле мәдәни үзәк титулы буенча төзелә. Бинада шулай ук медпункт, китапханә, авыл Советы урнашачак. Авыл халкы түземсезләнеп өй туен...

Республиканың торак пунктларында, шул исәптән безнең районда да, өч елга исәпләнгән президент программасы буенча клублар төзелә.
Узган ел Ижёвка авылында мәдәният сарае ишекләрен ачты, быел төзелеш Монайда бара.
- Яңа объект күпфункцияле мәдәни үзәк титулы буенча төзелә. Бинада шулай ук медпункт, китапханә, авыл Советы урнашачак. Авыл халкы түземсезләнеп өй туен көтә, Чөнки Монайда бер генә яхшы учреждение дә юк диярлек. Яңа бина барлыкка килү белән халыкка дәүләт муниципаль хезмәтләре күрсәтү буенча күп проблемаларны хәл итәргә булыр иде, - ди җирлек башлыгы Нурия Сапаева.
Мәдәният объектының заказчысы - республиканың Баш инвестиция-төзелеш идарәсе, генераль подрядчы - "Кулонстрой" ЯАҖ.
Бүгенге көнгә "Стройхимсервис" ҖЧҖ подряд оешмасы фундамент, цоколь, бетон идәннәр салуны тәмамлады. Ташчылар бинаның стеналарын күтәрделәр. Түбә ябучылар да кызу темплар белән тырышалар.
- Эшләрне Түбән Кама һәм Менделеевск бригадалары алып бара. Объектка 15 төзүче җәлеп ителгән. Һава торышы коры чакта җир эшләрен тизрәк тәмамларга, суүткәргеч салырга, электрика үткәрергә ашыгабыз, - ди "Стройхимсервис" ҖЧҖ директоры Фәнил Нәҗмиев.
Без төзелеш барышы белән танышкан арада объектка әледән-әле техника килә. Тәҗрибәле камазчы Сергей Гаврилов эчке стеналарны салу өчен кирпеч алып килде. Стажлы кранчы Ралиф Юлмөхәмәтов, үз эшен оста башкарып, төзелеш материалын бушату өчен мәйданчык сайлый. Менделеевскидан тракторчы-бульдозерчы Василий Ефремов, куәтле техника белән җитез идарә итеп, клуб алдындагы балчыкны тигезли.
- Аннан соң мәйданчыкка кара туфрак салачакбыз, яшелләндерү эшләрен башкарачакбыз, - ди ул.
- Подрядчы алышынды һәм эш урыныннан кузгалды. Яңа ел бәйрәмнәрен яңа клубта үткәрербез дип өметләнәбез, ә киләсе елдан территорияне төзекләндерә башлаячакбыз. Сабантуйны да бина артында ук уздыруны планлаштырабыз. Моның өчен урын җитәрлек, - ди канәгатьлек хисе белән Нурия Рәсимовна.
Лариса Кривилева
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Монайда