Монайда күпфункцияле үзәк ачылды
12 ноябрь Монай авылы тарихына истәлекле вакыйга белән кереп калыр. Бу көнне күпфункцияле үзәк ишекләрен ачты. - Без янәшәдә яшибез, - диләр хезмәт ветераннары Анна Черемных һәм Анна Малкова. - Төзелеш барышын даими күзәттек, бинаның дизайны, җыйнаклыгы күзләрне иркәли. Объект "Авыл клублары" президент программасы буенча төзелде. Биредә Монай җирлеге башкарма...
12 ноябрь Монай авылы тарихына истәлекле вакыйга белән кереп калыр. Бу көнне күпфункцияле үзәк ишекләрен ачты.
- Без янәшәдә яшибез, - диләр хезмәт ветераннары Анна Черемных һәм Анна Малкова. - Төзелеш барышын даими күзәттек, бинаның дизайны, җыйнаклыгы күзләрне иркәли.
Объект "Авыл клублары" президент программасы буенча төзелде. Биредә Монай җирлеге башкарма комитеты, китапханә, 100 урынга тамаша залы урнашты. Фельдшер-акушерлык пунктына керү ишеге аерым.
- Авыл халкын медицина хезмәткәре Зөлфия Садриева кабул итәчәк, - дип бүлешә җирлек башлыгы Нурия Сапаева.
Тантаналы ачуга район башлыгы Игорь Привалов, Яр Чаллының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Шәрәфетдинов, предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре килде. Кунакларны түгәрәк ипи һәм чәк-чәк белән каршыладылар.
- Мин узган ел биредә авыл җыенында булдым, - диде Игорь Анатольевич. - Монайлылар клуб булмауга зарландылар. Аларга ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирдем, һәм бүген мәдәният учреждениесен куллануга тапшырабыз. Хәзер аның никадәр ихтыяҗлы булуы сездән тора. Ешрак кичәләр, концертлар уздырыгыз, балаларны түгәрәкләргә җәлеп итегез - клубның җаны булырга тиеш.
Котлауларга Илнур Шәрәфетдинов, подряд оешмасы - "Стройхимсервис" ҖЧҖ генераль директоры Фәнил Нәҗмиев кушылды. Ул клуб директоры Надежда Бакаевага символик ачкыч тапшырды.
Елена Сазонова авылдашлары исеменнән республика һәм район җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәт белдерде.
Кызыл тасманы кискәннән соң кунаклар эчкә үттеләр һәм уңайлы бүлмәләрне карадылар. Ачылу хөрмәтенә "Шаян" ансамбле, солистлар Инна Килеева, Клара Галләмова һ.б.лар катнашында бәйрәм концерты әзерләнде. Тамашачылар Монай артистлары - "Радуга" дуэты һәм Елена Сазонова чыгышын көчле алкышларга күмделәр.
Коллегаларын хупларга районның авыл клублары үзешчәннәре дә килгән.
- Без, күршеләр буларак, җыештыруда, территорияне төзекләндерүдә ярдәм иттек һәм бераз көнләштек тә, - ди Камай мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Сәрия Зиннурова. - Киләсе елга бездә дә яңа клуб төзеләчәген белгәч, шатлыгыбызның чиге булмады. Димәк, өй туена көтәбез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.2500
-
1 июль 2022 - 10:19Гидрометцентр Татарстанга җылы һава торышы килүе турында хәбәр итә Ялларда һава температурасы күтәрелә башлаячак9700
-
1 июль 2022 - 09:53Радмир Беляев шәһәрнең футбол федерациясен җитәкличәк Район җитәкчесе әлеге спорт төренең үсеше белән шәхсән шөгыльләнәчәк.7400
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.19300
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.11700
-
29 июнь 2022 - 15:25ВИЧны булдырмый калырга мөмкин Моның өчен кичектермәстән махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.10100
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.5400
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.12100
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш уздыМәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.11000
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.19300
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар14400
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш узды Мәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика