Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Монайлылар Җиңү хөрмәтенә 75 ак күгәрчен очырдылар

«Акциягә күгәрченнәре булган гаиләләр кушылды. Алар Мессеевлар, абыйлы-энеле Ратниковлар һәм Созоновлар гаиләләре», - дип билгеләде авыл активисты Любовь Калягина. – Бүген үзчикләү шартларында мондый алым - безнең кадерле ветераннарныбызны котларга, һәлак булганнарны искә алырга менә дигән мөмкинлек».

Традиция буенча Монай җирлеге хакимияте вәкилләре Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Җирле башлыгы Руслан Кириллов агымдагы елда без беренч мәртәбә Җиңү көнен өйләребездә үткәрергә мәҗбүрбез, дип белдерде. Монайлылар әлеге хәлне уңай кабул иттеләр. Ватсап җирле төркемендә мәдәният хезмәткәрләре «Үлемсез полк» һәм «Җиңү тәрәзәсе» акцияләрен оештырдылар, аларда катнашырга мөмкин. Любовь Калягина сүзләренчә, бу активлык, кешеләр бергә җыела алмаган вакытта, гаять мөһим фактор булып тора.

«Үлемсез полк» акциясе – бәйрәмнең үзенчәлекле өлеше. Авыл халкы үз ишегалларына ветераннарның фотолары белән чыктылар. – Әлеге акциядә катнашучыларга рәхмәт белдерәм, ди әңгәмәдәшебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев