Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Ни өчен Ижевкага барырга

Заманча Ижевка «Ижминводы» курорт-санаториенең фирмалы стиле астына һәм «Шифалы Су» минераль суларының элеккеге данына бәйләнгән. Бирегә килүчеләрнең күбесе, гадәттә, шул турыда гына белә. Әмма авыл тарихы кызыклы һәм үзенчәлекле. Авыл көнен оештыручылар нәкъ менә шул турыда сөйләргә теләделәр. Дәлилләрне безнең корреспондент Евгения Кожеева да ишетте.

Күп гасырлык тарихы булган авыл ике йөзгә каравын дәвам итә, дип саный бу якларда туучы Людмила Ананьева.

– Балачак биредә узды, – дип искә ала ханым. – Елганың бер ягыннан караганда Ижевка тауга күчеп утырган. Иске өлешендә нибары ике Ветераннар һәм Яр Буе урамнары гына калган. Авыл яхшыра, үсә. Бирегә яңа яшәүчеләр килә, шуның өчен ул озак яшәр дип ышанасы килә.

Людмила Михайловнаның әнисе башлангыч сыйныфлар укытучысы була. Һәр дүртенче кеше аның укучысы.

– Биредә әти-әни йорты, бакча, участок, – дип сүзен дәва итә Л. Ананьева. – Һәр җәйне биредә үткәрәбез. Яр Чаллыда яшим, әлеге урыннардан башка яши алмыйм.

Бирегә килү белән иң күренекле урынны күзәтәсең – Чулманның киңлеген һәм мәһабәтлеген. Җирле халык һәм туристлар бәхетенә Ижевка аутентитлыгын саклап калган. Авылның үзәгеннән күзәтү гаҗәпкә калдыра, аеруча зур сулык янында яшәмәгәннәрне. Биредә яшәүчеләргә әлеге картина гадәти булып тоела, әмма минем кебекләр өчен түгел. Каманың офыкларга кадәр сузылган иксез-чиксез киңлеге һәркемгә ошаячак.

Биредә кешеләр зур бер гаилә булып яши. Чөнки бәйрәм башланыр алдыннан үзәк мәйдан халык белән тулы булды. Өлкәннәр алдан әзерләнгән урыннарны алдылар, яшьләр йөреп тордылар һәм аралаштылар.

Һава торышы биредә тиз үзгәрә. Елга булуы үзен сиздерә. Ижевкада берничә сәгать булу аның барлык вариантларын да тою мөмкинлеген бирде. Кояш кыздыруыннаналып елга ягыннан искән салкын җилгә кадәр һәм ул бернинди дә яхшылык вәгъдә итмәде.

Җирлек башлыгы Нина Сергеева – эшлекле ханым һәрвакыт тыныч кына аккан тормышны кызыклы вакыйгалар белән баета. Бу уңайдан аңа тарафдарлары ярдәм итә.

– Узган елда юбилейны билгеләсәк, агымдагы елда бәйрәм итүне торак пунктның тарихы белән бәйләдек, – дип белдерде Нина Михайловна. – Күршеләрне чакырырга булдык, ничек инде алардан башка булсын. Җырлар, биюләр, халык уеннары – авыл бәйрәме алардан башка узмый.

Якташларын котларга район башлыгы Валерий Чершинцев килде. Сәламләү сүзендә ул урынның уникальлеген билгеләде һәм авылның, санаторийның чәчәк атуын теләде.



Урынның уңай булуы бәхәссез. «Кояш, һава һәм суны», бай табигатьне торак пунктка Аллах бүләк иткән, ә боларның барысы да Ижевканың район картасыннан югалмаячагын белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев