Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Оча, оча күбәләкләр...

    Кызу көннәр башлануга май аенда район басуларында куркыныч агулы корткыч - вак болын күбәләге күренә башлады. "Россельхозцентр" федераль идарәсенең ТР буенча Менделеевск районы бүлегенең баш агрономы Н.Токарев сөйләвенчә, бу корткыч шикәр чөгендере, көнбагыш һәм чүп-үлән баскан яшелчә басуларындагы үсентеләргә зыян сала. Очып узганда күбәләк хуҗалык кырларына гына түгел, халыкның бакчаларындагы...

    Кызу көннәр башлануга май аенда район басуларында куркыныч агулы корткыч - вак болын күбәләге күренә башлады.
    "Россельхозцентр" федераль идарәсенең ТР буенча Менделеевск районы бүлегенең баш агрономы Н.Токарев сөйләвенчә, бу корткыч шикәр чөгендере, көнбагыш һәм чүп-үлән баскан яшелчә басуларындагы үсентеләргә зыян сала. Очып узганда күбәләк хуҗалык кырларына гына түгел, халыкның бакчаларындагы үсемлекләрне дә зарарларга мөмкин. Аңа каршы биологик һәм химик алымнар кулланып көрәшүне озакка сузарга ярамый. "Кама" колхозы" басуларында бу корткычның таралу чыганагы булуы ачыкланган, ул урында химик эшкәртү үткәрелгән. Бүгенге көндә хуҗалыклар кырларында корткычларга каршы гербицид сиптерү эшләре дәвам итә. 21 майга алынган мәгълүматлар буенча районда 10050 гектар (49%) мәйдан чүп-үләннәргә каршы, 1428 гектар (31%) корткычларга каршы эшкәртелде, кырларга гербицид сиптерү - чүп-үләнне киметү һәм гектардан 5-10 центнер уңышны артыграк алуга китерә. Гербицидларга биопрепаратлар өстәгәндә - чүп-үлән бетәргә һәм уртача уңыш һәр гектардан 10-12 центнерга артыграк булу мөмкинлеге туа. Николай Михайлович сүзләренчә, химик эшкәртүгә киткән чыгымнар артыгы белән кире кайта (һәр гектардан дүрт мең сумнан артыграк бәягә уңышны саклап калу мөмкин).
    "Татагро" хуҗалыгы 9000 га (85%), "Кама" колхозы" - 450 га (23), Абалач - 308 га (12), "Золотая Нива" - 220 га (10%), Победа - 200 га (13) мәйданда бу чараларны башкарды. Д.Әһлиев крестьян-фермер хуҗалыгында 600 га (23%), И.Мөхәммәтгалиев хуҗалыгында 700 гектарда (23%) уҗымнарга химикатлар сиптерелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: