Очрашулар дәвам итә
650
0
0
Су әлегә проектта гына Тихоново авылының күпкатлы йортларында яшәүчеләрне су белән тәэмин итү проблемасы борчый. - Мәсьәлә күп тапкырлар район хакимиятендә дә, төрле инстанцияләрдә дә тикшерелде, ләкин нәтиҗәсе юк, - дип мөрәҗәгать иттеләр алар халык җыенында район җитәкчесе Валерий Чершинцевка. Салалылар сүзләренчә, көндез фатирларга су килми, икеконтурлы котёллар сафтан чыга....
Су әлегә проектта гына
Тихоново авылының күпкатлы йортларында яшәүчеләрне су белән тәэмин итү проблемасы борчый.
- Мәсьәлә күп тапкырлар район хакимиятендә дә, төрле инстанцияләрдә дә тикшерелде, ләкин нәтиҗәсе юк, - дип мөрәҗәгать иттеләр алар халык җыенында район җитәкчесе Валерий Чершинцевка.
Салалылар сүзләренчә, көндез фатирларга су килми, икеконтурлы котёллар сафтан чыга.
Җыенда тихоноволылар шулай ук урамнарны яктыртуга, юлларны ремонтлауга, медицина хезмәте күрсәтүгә кагылышлы сораулар бирделәр, хуҗасыз этләр проблемасын күтәрделәр.

- Кызганычка каршы, сезнең йортларда якын арада су булыр дип вәгъдә бирә алмыйм, - диде Валерий Сергеевич. - Без быел проект-смета документациясен эшләүгә генә акча таба алдык. "Чиста су" программасын гамәлгә ашыру 2016 елда башланачак.
Җыенда авыл халкы алдында җирлек башлыгы Екатерина Филатова, участок вәкиле Илнур Төхвәтов отчёт тоттылар.
Абалачта җыен
Халык белән очрашуны ачып, район җитәкчесе Валерий Чершинцев җирлек буйлап йөргәндә танышкан бюджет өлкәсе учреждениеләре эшен анализлады.
- Мин мәктәп тормышыннан канәгать. Бинада тәртип, җылы, якты. Ә менә авыл клубы эшчәнлеген активлаштырырга кирәк, күбрәк кызыклы чаралар, концерт программалары оештыру зарур, - диде Валерий Сергеевич, Мәдәният идарәсенә куелган бурычларны контрольдә тотуны йөкләп.

Җирлек башлыгы Ландыш Шияпова ел башыннан башкарылган эшләр турында сөйләде. "Абалач" ҖЧҖ эшчәнлеге белән хуҗалыкның баш инженеры Рифнур Гарифуллин таныштырды.
Җирлек территориясендә оператив хәл турында мәгълүматны полициянең участок вәкиле Рамил Фәйзуллин бирде, объектлар милкен саклау һәм эчкечелек үсеше турында проблемаларны билгеләде. Докладчы экстремизмны профилактикалау мәсьәләсенә игътибарны юнәлдерде.
Районның хәрби комиссары Дамир Вәлиев армия хезмәтеннән качып йөрүчеләр исемлеген яңгыратты.
- Хәрби бурычлыларга карата закон катгый. Мондый гамәлләр өчен җинаять җаваплылыгы каралган, - дип кисәтте Дамир Шамилевич.

Җыен сорау-җавап формасындагы кара-каршы сөйләшү белән дәвам итте. Авыл халкы сыйфатлы су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту, күпфатирлы йортларда капиталь ремонт, юлларны төзекләндерү проблемалары белән кызыксынды, Тогай һәм Бөрешле авылларында ФАП төзүне республика программасына кертү теләген белдерде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
16 май 2022 - 16:43Менделеевскида сабантуй бәйрәме көне билгеле Район сабантуе 11 июньдә узачак4800
-
16 май 2022 - 15:18Менделеевск үзәк хастаханәсе хәбәр итә Бер атна эчендә 140тан артык менделеевлыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.5300
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.16300
-
12 май 2022 - 14:04Менделеевлыларга электр корылмалары янында тәртип кагыйдәләрен искә төшерделәр Шуны да онытмагыз, үзегезнең үрнәк − балаларны өйрәтүнең иң яхшы ысулы.13100
-
11 май 2022 - 15:48Менделеевскида электр энергиясе аерылу графигы Электр җиһазларында планлаштырылган эшләр алып барыла11300
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.17200
-
11 май 2022 - 14:37«Россиянең ел агачы-2022»не бергәләп сайлыйк Татарстан республикасыннан чыршының конкурс номеры – 4910800
-
11 май 2022 - 13:31Турай авылында экологик сәгать үткәрелде Чара авыл китапханәсендә оештырылды12100
-
11 май 2022 - 13:31Менделеевскида халык иҗаты фестивале төгәлләнде, «Аммоний» рульдәРадмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.13100
-
6 май 2022 - 11:27Менделеевскида транспорт йорүе чикләнәчәкЮлга чыкканда чикләүләрне күз алдында тотырга киңәш итәбез14800
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.17200
-
11 май 2022 - 13:19Рушания Габдуллина: «Актив булу һәрвакыт модада» Турай авылында яшәүче Рушания Габдуллина 60 яшьлек юбилеен билгеләде17100
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84