Оҗмах почмагында гомер кичерәм
Татар Кокшанында гомер итүче һәм күптән түгел 90 еллык юбилеен билгеләгән хезмәт һәм тыл ветераны Миңнерафыйга Минимуллина туган авылы турында шундый фикердә. - Шушы җирдә ата-анам сигез бала багып, тырышып дөнья көткәннәр. Әтиебез - оста куллы тегүче - мәрхүм булганда миңа 12 яшь иде. Аның күләгәсенә сыенып бәхетле көн күргән...
Татар Кокшанында гомер итүче һәм күптән түгел 90 еллык юбилеен билгеләгән хезмәт һәм тыл ветераны Миңнерафыйга Минимуллина туган авылы турында шундый фикердә.
- Шушы җирдә ата-анам сигез бала багып, тырышып дөнья көткәннәр. Әтиебез - оста куллы тегүче - мәрхүм булганда миңа 12 яшь иде. Аның күләгәсенә сыенып бәхетле көн күргән вакытларны тиз онытырга туры килде. Өч сыйныф белемне дә көзле-язлы гына укып алдым. Кышын кием булмау сәбәпле йорттан чыга алмадык. Әни берүзе авыр гаилә йөген тарта алырлык түгел иде. Эшкә җигелергә туры килде- кырда җитен йолкырга чыктым. Аннан ат, сарык караучы да, икмәк үстерү мәшәкатьләрен дә башкардым. Нинди генә эшкә алынмадың? - дип сорасагыз дөрес булыр. Стажым да иллегә якын, - дип сөйли Минерафыйга Улдановна.
Сугыш елларында билне тагын да кысып буарга туры килә. Өлкәннәре Харисны фронтка алалар. Миңнерафыйга торф чыгарырга да, урман кисәргә дә җибәрелә.
- Кокшанның җиләк-җимешкә бай урманнары ачлыктан саклап калды. Ничек генә кыен булса да күңел төшенкелегенә бирелмәдек. Сабантуйларын да, Карга боткасы йоласын да бәйрәм иттек, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәдек, - дип сүзен дәвам итә ветеран.
Тормыш иптәше Мансур белән 30 ел бергә яшәгәннәр, тик пенсиягә чыкканнан соң ул озак яшәми.
Хәзер Минерафыйга әби сеңлесенең улы Габделбәр карамагында. Кайчандыр мал белән тулы ишегалды бушаган. Тик һаман да 2 кәҗә, тавыклар тотарга мөмкинлек табалар.
- Сихәтле туган як һавасы, чишмә суы, кәҗә сөте белән туклану һәм, әлбәттә, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанып яшәү апаның гомерен озайтадыр.
Гомер буе эштә, хәрәкәттә булды, ир-ат егәре бар иде анда. Утынын да әзерләде, кисте, ярды, печәнен дә җилкәсенә салып ташыды. Ныклы ир-егетләр дә шакката иде. - дип әңгәмәгә кушыла энесе.
- Габделбәр пешекче булгач мине тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлый. Йортым пөхтә, минем турыда кайгыртучы бар, мондый картлык бәхет, ич. Күршеләрем кереп хәлемне белешеп торалар, - ди ул. Сәламәтлеге ныклы чорда мәчеткә йөреп дин укулары алган әби догаларын укып һәркемгә иминлек, тыныч тормыш теләп яши.
Туганнарында Монайда кунакта юбилеен билгеләгән Минерафыйга Ульдановнаны район җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хабибуллин, җирлек башлыгы Нурия Сапаева котладылар.
Роза Шәрәфиева
Рәис Сәхапов фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 10:47Менделеевлылар шәһәр клумбаларыннан чәчәкләр урланудан зарланалар Тәртип бозучылар ачыкланачак.6000
-
26 май 2022 - 08:21Ә сездә көтү чыгамы? Озын кышны ябык абзарда коры печән күшәп үткәргән малкайлар язгы кояшка сөенә, көтү җитә бит5800
-
25 май 2022 - 16:27Зирәк яшьтәге менделеевлылар сәламәт яшәү рәвеше өчен Спорт сараенда «Өченче яшь» республика спартакиадасының муниципаль этабы узды7300
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.5700
-
20 май 2022 - 11:37Менделеевск яшьтәше - Зилә Сәгыйрова Зилә Сәгыйрова утыз елдан артык шифаханәнең хатын-кыз консультациясендә эшли14400
-
19 май 2022 - 09:23Шамил Садыйков: «Күп укыла торган материаллар һәм тугры укучылар телим!» «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Татарстанның массакуләм матбугат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.12900
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.12700
-
26 май 2022 - 15:20Менделеевскида виртуаль концертлар залы ачылдыТатарстанда мондый концерт заллар бер дистә генә.6900
-
26 май 2022 - 09:31Балалар куркынычсызлыгы беренче урындаТөп бурыч − объектка ятлар кермәүне тәэмин итү5500
-
20 май 2022 - 11:37Менделеевск яшьтәше - Зилә Сәгыйрова Зилә Сәгыйрова утыз елдан артык шифаханәнең хатын-кыз консультациясендә эшли14400
-
20 май 2022 - 10:34Менделеевск Химиклар көнен бәйрәм итүгә әзерләнә Масштаблы тантаналар 27 майда узачак.12900
-
20 май 2022 - 13:46Менделеевск районы укытучылары өр яңа ноутбук алдылар 2022 елда татарстан укытучылары Ак Барс Банктан 12 мең ноутбук алачаклар.12400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика