Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Песәйдә балалар бәйрәме күңелле булды

    Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре Халыкара балаларны яклау көнендә нәни дуслары өчен "Эх, күңелле балачак, мәңге истә калачак!" дигән чара оештырдылар.

    Укучылар ел дәвамында башкарган эшләре буенча әзерләнгән презентация һәм видеофильм карадылар. Бәйрәм концертында яраткан номерлары белән чыгышлар ясадылар. Аннан соң уеннар урамда дәвам итте. Күңелле эстафеталар, асфальтта рәсем ясаулар бер-бер артлы үрелеп барды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: