Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Песәйдә Бөек Җиңү көненә онлайн-концерт

Песәй авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, Бөек Җинү көне уңаеннан, онлайн-концерт оештырдылар.

Концертта сугыш чоры җырлары яңгырады, Фирдәвес Рәхмәтуллина үзе иҗат иткән «Җиңү килде» дигән шигырен тәкъдим итте.

Дәһшәтле сугышка Песәй җирлегеннән 356 кеше киткән, шулардан 257 баһадир туган якларына кайта алмадылар. Батырларны искә алып, алар өчен музыкаль композицияләр башкарылды. Песәйдәге яңартылган обелискта авыл каһарманнарының исемнәре белән танышырга була.

Данлы Җиңү бәйрәмен зурлап каршы алып булмаса да, батырларыбызга булган хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен күңел түреннән һичкем ала алмас.
Фотолар Ф.Рәхмәтуллина архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев