Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Песәйдә Корбан гаете узды

Песәй авылы мәдәният йорты барлык мөселманнарны иң зур дини бәйрәмнәребезнең берсе — Корбан гаете белән котлый.

«Изге Корбан бәйрәме көннәрендә хәерле ниятләребез һәм изге хыял-максатларыбыз тормышка ашсын. Һәрбер гаиләгә, йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт иңсен. Дини бәйрәмнәр илебездәге мөселманнарның бердәмлеген, татулыгын арттырсын, һәркемдә булган кешелеклелек сыйфатларын чагылдырырга ярдәм итсен. Чалган корбаннарыбыз, гает иртәләрендә кылган догаларыбыз кабул булып, илләребез имин, дөньяларыбыз тыныч булсын. Корбан бәйрәме һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен!» — дигән теләкләрен юллый Песәй авыл мәдәният йорты директоры Рафаэль Кәбиров.

Песәй мәчетендә Корбан ашы үткәрелде. Бәйрәмдә районыбызнын имам хатибы Ирек хәзрәт катнашты һәм авыл халкына, кайткан кунакларга изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук мәчет каршында балалар өчен төрле уеннар, ярышлар үткәрелде. Соныннан балалар тәм-томнар белән сыйландылар.

Фото Р. Кәбиров архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X