Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Песәйдә мәчет – күптән көтелгән вакыйга

15 июньдә Песәй авылында "Шәйхеләхмәт" мәчете ачылды. - Шәйхеләхмәт хөрмәтле аксакал булган, озак вакытлар авыл мулласы вазифаларын башкарган, - диләр песәйлеләр. Төзелеш 2000 елда башлана. - Бу безнең өчен күптән көтелгән вакыйга, - дип бүлешә хезмәт ветераны Диләфрүз Җиһангирова. - Мәчет буш тормас, дини белемгә яшьләр дә тартылыр дип ышанабыз....

15 июньдә Песәй авылында "Шәйхеләхмәт" мәчете ачылды.
- Шәйхеләхмәт хөрмәтле аксакал булган, озак вакытлар авыл мулласы вазифаларын башкарган, - диләр песәйлеләр.
Төзелеш 2000 елда башлана.
- Бу безнең өчен күптән көтелгән вакыйга, - дип бүлешә хезмәт ветераны Диләфрүз Җиһангирова. - Мәчет буш тормас, дини белемгә яшьләр дә тартылыр дип ышанабыз.
Җыйнак, саргылт-яшел төсләргә өстенлек бирелгән мәчет авыл уртасында урнашкан, ул үзәк трассадан да күренә.
Тантаналы чараны Менделеевскиның "Таң" мәчете имам-хатыйбы Ирек Нуриев ачты. Ул вәгазь укыды, авыл халкын һәм кунакларны истәлекле вакыйга белән тәбрикләде.
Котлауларга район башлыгы исеменнән Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, КФХ башлыгы Илшат Мөхәмәтгалиев, төзелеш эшләрен оештыручы, Шәйхеләхмәт мулланың оныгы Илгиз Вәлиев кушылдылар.
- Мәчетне күмәкләшеп күтәрдек, - диде җирлек башлыгы Фәнил Миңнегәрәев. - Авылның һәр кешесе үз өлешен кертте. Аеруча шәхси эшмәкәрләр - тормыш иптәше белән Равил Шәрәфиевка, Нәзилә Гарифуллинага, Ленар Шәрифуллинга, Сәетнур Шәяхмәтовка, Назыйм Әхмәтовка, Илдар Зыятдиновка, Илһам Хафизовка, Илһам Муллаҗановка, Евгений Мөхәмәтгалиевка, Наил Тимергалиевка, баш урманчы Миңнегаян Мөхәммәтҗановка рәхмәт белдерәм. Бу кешеләр төп песәйлеләр түгел, шәһәрдә яшиләр һәм эшлиләр. Алар йөрәк кушуы буенча ярдәм иттеләр: берәүләр - финанслар, икенчеләре төзелеш материаллары белән. Аларның изгелеге хөрмәткә лаек.
Мөхәмәтгалиевлар гаиләсе дүрт келәм бүләк итте. Автотранспорт предприятиесе ветераны Фәния Камалетдинова да келәм алып килгән.
- Яңа мулланың аяклары җылыда булсын, - диде ул.
Әлегә имам урыны вакантлы. Җомга гыйбадәтләрен вакытлыча Тойгуҗадан Илгиз хәзрәт алып барачак.
- Яшьләргә өстенлек бирергә кирәк, - дип үз фикерен белдерде ул. - Авыл кешеләре арасыннан кандидатура сайларга, аны укытырга.
Символик яшел тасманы кискәннән соң, ир-атлар тәкъбир әйтеп эчкә үттеләр һәм беренче намазны укыдылар.

Рәхилә Мирзаянова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Мђчет “Шђйхелђхмђт”