Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Проблемаларны уртага салып хәл итәргә

Песәй җирлеге составына керүче биш торак пунктта яшәүчеләрне дә башка авыллар халкыныкы кебек үк проблемалар борчый. - Урамнар яктыртылмый, суүткәргечләрнең төзексезлеге сәбәпле, берничә көн су булмый, хуҗасыз этләр күбәйде, карт агачлар авария хәле тудыра, авыл эчендәге юллар ремонтлау таләп итә, - район җитәкчесе белән очрашу барышында песәйлеләр шундый һәм башка...

Песәй җирлеге составына керүче биш торак пунктта яшәүчеләрне дә башка авыллар халкыныкы кебек үк проблемалар борчый.

- Урамнар яктыртылмый, суүткәргечләрнең төзексезлеге сәбәпле, берничә көн су булмый, хуҗасыз этләр күбәйде, карт агачлар авария хәле тудыра, авыл эчендәге юллар ремонтлау таләп итә, - район җитәкчесе белән очрашу барышында песәйлеләр шундый һәм башка мәсьәләләрне күтәрделәр.
Аларга җавап итеп, Валерий Чершинцев Менделеевск районының бер авылында да үзара салым турында референдум үтмәвен ассызыклады.
- Агымдагы елда Президент Рөстәм Миңнеханов Указы буенча авыл халкына ярдәм максатыннан халыктан җыелган һәр бер сумга республика бюджетыннан дүрт сум өстәлә. Республиканың күп торак пунктларында бу акчалар хисабына шактый проблемалар хәл ителде. Андый мәсьәләләрдә активрак булырга, эш барышын тикшерү өчен ешрак җыелырга һәм алга таба ничек яшәргә икәнлеген күмәкләшеп хәл итәргә кирәк, - диде Валерий Чершинцев.
Җирлек эшчәнлеге турында отчёт белән башлыгы Фәнил Миңнегәрәев чыгыш ясады.
Әйтелгәннәрне анализлап, район җитәкчесе аерым очракларда бюджет учреждениеләренә чыгымнарның рациональ булмавын билгеләп үтте.
- Бюджет средстволарын экономияләү максатында, балалар бакчасы мәктәп бинасында урнаштырылачак. Шулай итеп, без мәгариф учреждениесен саклап калабыз. Югыйсә, укучыларны Турай мәктәбенә йөртергә туры киләчәк. Клубны газ белән җылытуга күчерергә кирәк, чөнки электр энергиясе белән бинаны җылыту кыйммәткә төшә, - диде Валерий Чершинцев.
Бюджет оештыручы авыл хуҗалыгы берләшмәсе - крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән башлык Илшат Мөхәмәтгалиев таныштырды. Ул пайчыларга җир участокларын арендага бирү турында килешү төзү кирәклеген искәртте.
Участковый Рөстәм Вәлитов отчёт чорындагы оператив хәл белән таныштырды.
Районның хәрби комиссары Дамир Вәлиев армиягә чакырылучылар белән эшләү турында мәгълүмат бирде.
- Песәй җирлегеннән яше җиткән 16 егет хәрби комиссариатта исәптә тора. Шуларның бишесенә сораулар бар, әмма егетләр комиссариатка килмиләр. Армия хезмәтеннән качып йөрүчеләргә карата закон катгый, җинаять кодексы маддәсе астына эләгү мөмкин. Хәрби хезмәткә барырга тиешлеләрнең әти-әниләренең бу мәсьәләгә җитди карауларын үтенәм, - диде Дамир Шамилевич.
Халык белән очрашуны төгәлләп, Валерий Сергеевич Песәй авылында урамнарны яктыртуның шушы көннәрендә башкарылачагына ышандырды.
- Башка мәсьәләләрне үтәү контрольгә алынды. Өч айдан соң без аларга кире кайтып, кайсы үтәлгән, кайсы юк, һәм нинди сәбәп белән - шуларны тикшерәчәкбез, - дип билгеләп үтте ул.
- Бөрешледә салым буенча бурычлылар юк. Авыл халкы коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түли. Алар күләмлерәк проблемаларны күтәрәләр, район җитәкчелегенең финанс ярдәменнән башка хәл итеп булмаячак перспектив бурычларны билгелиләр. Шунысы куанычлы, җирлек башлыгы һәм бюджетны оештыручы "Победа" ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе үзара килешеп эшлиләр. Ни өчендер, берәүләр эшли ала, ә икенчеләр - юк. Бөрешлелеләрнең җирле үзидарә моделен үрнәк итеп куярга була, - диде халык белән очрашу барышында район җитәкчесе Валерий Чершинцев.
Җирлек эшчәнлеге турында доклад белән башлыгы Лидия Смирнова чыгыш ясады.
Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елда Бөрешледә уңай демографик үсеш күзәтелә.
- Өч бала туган, бер кеше үлгән. Халыкның табигый үсеше - ике кеше. 10 сентябрьдә җирлек территориясендә яңа балалар бакчасы ачылды. Бу вакыйганы яшь гаиләләр 17 ел көтте. Яңа бинада мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм иҗади үстерү өчен шартлар тудырылган, - диелә докладта.
Лидия Смирнова сүзләренчә, җирле билгеләнешле барлык мәсьәләләр халык җыеннарында хәл ителә. Милек һәм җир участокларына хокукны рәсмиләштерү проблемасы көн кадагыннан алынды. Үз керемнәр буенча бюджет 103 процентка үтәлде. Клубны, мәктәп һәм күперне ремонтлау, суүткәргеч челтәрен үзгәртеп кору, авыл эчендәге юлларны төзекләндерү, буа төзүдә район муниципалитеты йогынтысы таләп ителә.
Җирлек территориясендәге оператив хәл турында кыскача мәгълүматны участковый Рамил Фәйзуллин бирде.
"Победа" ҖЧҖ эшчәнлеге йомгаклары белән директор Геннадий Козлов таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев