Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Һәр кешенең үз язмышы

Бер чорда туган буын кешеләренең тормыш-көнкүрешләре бер төрлерәк һәм бер үк юнәлештә ага кебек. Ә шулай да, һәр шәхеснең үз язмышы. Бүгенге язмабыз героеның да яшәеше үзенчәлекле. Моннан 45 ел элек Татар Сарсазы авылында гади колхозчы гаиләсендә бишенче сабый булып кыз бала дөньяга аваз сала. Төпчек бала, гадәттә, иркәрәк, апа-абыйларының...

Бер чорда туган буын кешеләренең тормыш-көнкүрешләре бер төрлерәк һәм бер үк юнәлештә ага кебек. Ә шулай да, һәр шәхеснең үз язмышы. Бүгенге язмабыз героеның да яшәеше үзенчәлекле.
Моннан 45 ел элек Татар Сарсазы авылында гади колхозчы гаиләсендә бишенче сабый булып кыз бала дөньяга аваз сала. Төпчек бала, гадәттә, иркәрәк, апа-абыйларының куенына сыеныбрак үсә. Әмма Зиләрәгә назланып утырырга мөмкинлек булмый. Кызга 11 яшь булганда кинәт авырудан әтисе дөнья куя. Тормыш арбасын тарту авырлыгы әнисе һәм балалар җилкәсенә төшә. Кечкенәдән өй эшләренә булышып, кул арасына кереп үсә. Ә шәхси хуҗалыкта эш-мәшәкать җитәрлек, һәркемгә яшенә күрә үз өлеше бүлеп бирелә. Мөлаем йөзле, зифа буйлы Зиләрә бизәнү әйберләре эшләүче булырга тели һәм, яшьлек хыялын тормышка ашыру өчен, урта мәктәпне тәмамлагач парфюмерия серләренә өйрәтүче һөнәри училищега укырга керә. Әмма авыл җирендә мондый һөнәргә ихтыяҗ булмый. Кыз Казанда почта элемтәсе бүлеге операторлары курсында укып, таныклык ала. Һәм шул көннән башлап 25 ел дәвамында Песәй авылы элемтә бүлегендә хезмәт куя. Соңгы ун елын бүлек начальнигы вазифаларын җаваплылык белән башкара. Үз ведомствосындагы торак пунктларга, хәтта ерак Тукай авылына да җәяү йөри. Аның бурычы - вакытлы матбугат, хат-телеграмма тапшыру, пенсия өләшү. Халык эшеннән канәгать калсын өчен, мөмкин булганның барысын да гамәлгә ашыра Зиләрә Лотфулловна. 2007 елда газета-журналларга яздыру буенча планны арттырып үтәгәне өчен I дәрәҗә дипломга лаек була. Яхшы эш күрсәткечләренә ирешкәне өчен җитәкчелек аны велосипед белән бүләкли. З.Тимербаеваның Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары да күп.
Тормыш иптәше Наил Шакирҗанович белән 25 ел бергә яшәү дәверендә ике кыз үстерәләр. Олысы Юлия, югары белем алып, журналист булып эшли. Үз гаиләсе белән яши, 3 яшьлек оныгы Алия дәү әнисе өчен бик кадерле һәм газиз. Кече кызлары Гөлия Алабуга педагогия университетының (хәзер КФУ филиалы) татар һәм чит телләр бүлегенең 2 нче курс студенты. Әтиләре үрнәгендә, кызлар икесе дә иҗатка тартылалар: шигырь һәм хикәяләр язалар. Наил Шакирҗанович берничә китап авторы, район газетасының штаттан тыш хәбәрчесе. Кызларының да иҗат җимешләрен җыентык итеп бастырырга ниятли. Зиләрә ханым балаларын тормышка яраклы кешеләр итеп тәрбияләүгә күп көч куя. Уңган, кунакчыл хуҗабикә буш вакытларында пешеренергә, бәйләргә һәм тегәргә ярата. Ишегалдында вак-төяк эш, мал-туар да җитәрлек.
"Иҗат кешесе буларак, яңа шигырьләремә лаеклы бәя бирүче ул", - ди Наил хатыны турында.
Зиләрә Лотфулловна коллегалары белән тәҗрибә уртаклаша, киңәш белән булса да ярдәм итә. Бәзәкә, Ижевка һәм башка почта элемтәсе бүлекләрендә эшләүчеләр еш мөрәҗәгать итәләр, ул беркемне дә кире какмый, кулыннан килгәнчә булышлык күрсәтә.
Зиләрә Тимербаевага киләчәк тормышында иминлек, сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары авыл