Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Һәр минут кадерле

Апрель һәм майның имин булмаган һава шартлары язгы кыр эшләрен башлауны кичектерде. Шуңа да карамастан, аграрийлар һәр минутны нәтиҗәле файдаланырга омтылалар. Район буенча чәчүлек мәйданнар 16344 гектарны били, шуларның 13059 гектарында эшләр башкарылган, бу 80 процентны тәшкил итә. Агротехник чараларны төгәлләү турында Д.Әһлиев һәм И.Хәйриев крестьян-фермер хуҗалыклары, "Игенче" ҖЧҖ рапорт...

Апрель һәм майның имин булмаган һава шартлары язгы кыр эшләрен башлауны кичектерде. Шуңа да карамастан, аграрийлар һәр минутны нәтиҗәле файдаланырга омтылалар.

Район буенча чәчүлек мәйданнар 16344 гектарны били, шуларның 13059 гектарында эшләр башкарылган, бу 80 процентны тәшкил итә. Агротехник чараларны төгәлләү турында Д.Әһлиев һәм И.Хәйриев крестьян-фермер хуҗалыклары, "Игенче" ҖЧҖ рапорт бирде. "Алтын башак" һәм "Кама" колхозы" җәмгыятьләре сабан культураларын чәчүне тәмамлау алдында - аларда эшләр 97 һәм 95 процентка башкарылган.

Белгечләр билгеләвенчә, суыклар авыл хуҗалыгы культураларына зыян китермәде. Бердәнбер минус, уңыш җыю сроклары чигереләчәк. Гадәттә урып-җыю уҗымнар тишелеп чыккач 75 көннән соң башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев