Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Район аграрийлары язгы кыр эшләре кампаниясе һәм терлекчелек тармагына йомгак ясады

Алдынгылар слеты Тат.Тәкәш авылы янында узды. Районның иң яхшы механизаторлары, терлекчеләре бүләкләр алдылар.

Район башлыгы Валерий Чершинцев сүзләренчә, авылны инвестицияләү вакыты җитте. Җирле аграрийлар әлеге процесска кушылырга әзерләр. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бу гамәлләр катлаулы булуга карамастан, Менделеевск районы эш юнәлешен үзгәртергә һәм эшчәнлекне тагын да җәелдерергә омтыла. Яшьләр дә актив кушыла.

Яхшыларның иң яхшылары бу көнне лаеклы бүләкләрен алдылар. Бүгенге кыр һәм ферма хезмәтчәннәре белән янәшәдә үз эшчәнлекләрен дәвам итүче ветераннар булды. Аларны шулай ук район башлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләделәр.

– Бу дөрес тә, буыннар алмашынуы булырга тиеш, бүгенге яшьләр хезмәт геройларын белергә, алардан үрнәк алырга бурычлылар, – дип билгеләде чәчү батыры, – 2020 Рамил Гыйләҗев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев