Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Район авылларына цифрлы телевидение

    Район территориясендә җепселле-оптик элемтә линиясе сузу буенча эш дәвам итә. Бүгенге көндә белгечләр Абалач һәм Бөрешле авылларына кабель сузалар. Журналистлар эш урынында булып, җепселле-оптик элемтә линиясе төзелеше технологиясе белән таныштылар. Авыл хуҗалыгы басуында өч трактор - берсе калган икесенә бөтенләй охшамаган, алар транспортны түгел, күбрәк тегү машинасын хәтерләтә. Өстә чыбыклы...

    Район территориясендә җепселле-оптик элемтә линиясе сузу буенча эш дәвам итә. Бүгенге көндә белгечләр Абалач һәм Бөрешле авылларына кабель сузалар. Журналистлар эш урынында булып, җепселле-оптик элемтә линиясе төзелеше технологиясе белән таныштылар.
    Авыл хуҗалыгы басуында өч трактор - берсе калган икесенә бөтенләй охшамаган, алар транспортны түгел, күбрәк тегү машинасын хәтерләтә. Өстә чыбыклы барабан, аста - энәсе. Кабель салу җайланмасы хәрәкәт итә, бер метр ярым озынлыктагы энә җирне кисә һәм 1,2 метр тирәнлеккә чыбыкны сала. Оптик җепселдән 30 см өстә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен билге булган тасма сузыла - аннан тирәнрәк казырга ярамый.
    - Бу процесс әлеге өлкәдә эш тәҗрибәсе һәм махсус күнекмәләр таләп итә, - ди кабельне ябыштыручы Сергей Кабанов. - Туфракның үзенчәлеге һәм һава шартларының кулай булуы мөһим. Һава торышы яхшы торганда, 1 км озынлыктагы линияне 30 минутта сузарга була.
    Әгәр алда юл яки елга очраса, эш катлаулана. Өстәмә махсус техниканы көтәргә туры килә.
    - Чыбык сузу проекты алдан раслана, барлык этаплар картада сызыла, без план буенча эшлибез, - ди Сергей Константинович.
    - Эш Алабуга һәм Менделеевск районнары электр элемтәсе идарәләре көче белән башкарыла, - дип аңлата начальник урынбасары Александр Казаков. - Төзелеш тәмамланганнан соң трассаның озынлыгы 25 км булачак. Ул әлеге торак пунктларда яшәүчеләрне югары тизлекле Интернет, санлы телевидение, кәрәзле элемтә белән тәэмин итәчәк. Нәтиҗәдә авылларда җирле телевидение тапшыруларын күрсәтү планлаштырыла.
    Кабель сузучының үзенең генә көче җитми, аңа ике трактор ярдәм итә. Энәдән соң юка гына, бөтенләй сизелмәслек чокыр кала. Линия буенча КамАЗ машинасы үтеп, җирне тыгызлый. Хәзер оптик җепселгә куркыныч янамый.
    Эш һәр көнне, һава температурасы минус сигез градуска төшкәнчегә кадәр дәвам итәчәк. Аннан да түбәнрәк булганда, чыбыкны сузарга ярамый, аңа зыян киләчәк.
    Шул ук көнне безнең иҗат төркеме "Таттелеком" компаниясендә булды.
    Ул кабельле, интерактив һәм цифрлы телевидение, чыбыклы һәм чыбыксыз интернет, стационар һәм мобильле телефония хезмәтләре тәкъдим итүче бердәнбер оператор.
    Форсаттан файдаланып, без барлык телекоммуникацион хезмәтләр чыганагы булган район электр элемтәсе идарәсенең операторлар бүлеген карадык. Шкафларда урнашкан күпсанлы чыбыклар арасыннан белгечләр кайсы телефон, телевидение яки интернет өчен җавап бирүчеләрен җиңел генә аералар. Янып-сүнүче лампочкалар ярдәмендә алар җиһазның эшче торышын билгелиләр.
    - Җитешсезлекләр булса, тавышлы яки ут сигнализациясе кабына, - дип сөйли станция участогының әйдәп баручы инженеры Гүзәлия Цыгвинцева. - Абонентлар Казанга элемтә үзәгенә шалтыраталар, аннан интернет аша безгә заявкалар җибәрелә, ә без аларны бетерәбез.
    Җитешсезлекләрнең сәбәпләре төрле, әмма кайберләренә абонент үзе гаепле. Мисал өчен, авылларда җир казу эшләре барышында кабельне җәрәхәтләргә һәм үзен генә түгел, бөтен урам халкын элемтәсез калдырырга мөмкин. Шунлыктан, андый хәлләр килеп чыкмасын өчен, бөтен эшләрне "Таттелеком" белән килешенеп эшләргә кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: