Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Район башлыгы Валерий Чершинцев Илалов И. Н. КФХсында булды

Турай җирлегенә эшлекле бару кысаларында район башлыгы Валерий Чершинцев авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча ярдәмче Хәйдәр Һадиуллин белән Илшат Илалов КФХсында булдылар.

Ул ачык ранчо оештыру буенча эш башлады һәм киләчәктә авыл туризмы белән шөгыльләнергә планлаштыра.

Менделеевск районында Илшат Илалов, үзенең КФХсын теркәп, эшен узган елда башлады. Хәзерге вакытта территория тулысынча киртәләнгән, электр үткәрелгән.
— Авыл туризмын җәелдерергә исәп. Киләсе елның язында ачык ранчо өчен атлар сатып алырга планлаштырабыз, шулай ук сарыклар, йорт куяннары һәм страуслар, — дип хәбәр итә Илшат Илалов.

Район башлыгы Валерий Чершинцев хуҗалыктагы эшне уңай бәяләде һәм арытаба да уңышлар теләде.

Фото муниципалитет сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев