Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • РАЙОН ХУҖАЛЫКЛАРЫНДА ЯЗГЫ КЫР ЭШЛӘРЕ БАРА

    Хуҗалыкларда тулы куәткә кыр эшләре бара. План үтәлешен район башлыгы Валерий Чершинцев та контрольдә тота. Ул шәхсән агропром предприятиеләренә чыга, шушы көннәрдә “Кама” колхозы” ҖЧҖдә булды.

    Темпны киметмәгез!
    – Валерий Сергеевич чәчү барган басуларны карагач шулай диде, – ди хуҗалык агрономы Раиф Хикмәтов. – Без киметмибез дә!

    Бу сезонда бөртеклеләргә 1200 гектар мәйдан бүленде, шуларның 450се – уҗымнар. Арыш кышны уңышлы чыкса, бодай турында болай дип әйтеп булмый, чәчүлекләрнең бер өлеше зыян күрде. Аграрийлар төп эшләрне тәмамлаганнан соң аны кабат чәчәргә ниятлиләр.

    Редакциянең иҗат төркеме килгән көнне җир эшкәртүчеләр соңгы гектарларда сабан бодае чәчү белән мәшгуль иде. Р.Хикмәтов аңлатканча, алга таба үз чиратларын арпа (112 гектар) һәм солы (104) басулары көтә. 110 гектрны рапс биләячәк, 150 – кукуруз.

    Хезмәт кешеләре
    Кызу чорда эш иртәнге биштән кичке җидегә кадәр оештырыла. Трактор руле артында армиядән соң туган авылында калган яшь механизатор Айрат Җиһаншин. Чәчүчеләр Рәшит Шакиров һәм Илдар Муллахмәтов үз бурычларын төгәл үтиләр. Марат Кәшбиев һәм Кәүсәр Баһаветдинов орлык ташып торалар. Чәчкәннән соң Альберт Хуҗин каток ярдәмендә туфракны эшкәртә. Механизаторларны көнгә ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин итшлшр. Тәмле ризыкларны Алсу Мусина һәм Флорида латыйпова әзерлиләр.

    Тулы циклда
    – Безнең егетләр басуларда иртә яздан бирле, – дип дәвам итә агроном. – Туфрак эшкәртүдә Рөстәм Камалетдинов аерылып торды, Александр Сабитов культивацияләү белән шөгыльләнде, тырмалау белән – Радик Фазылҗанов. Катлаулы ашламалар, бодай, арпа һәм борчакның элиталы сортларын сатып алдык. Бу көннәрдә амбар-басу маршруты “тормыш юлына” әверелде, чөнки чәчүнең өзлексез процессы орлыкларны тоткарлыксыз төяп җибәрүгә бәйле. Илсур Бәхтегәрәев, Равил Ибәтуллин, Мансур Закиров көрәкләр белән оста эш итәләр. Шунысын да билгеләргә кирәк, орлыклар эшкәртү үтте, тиешле кондициягә җиткерелде. Мөдир Миңнеһөдә Камалетдинова амбардагы эшләрне контрольдә тота.

    Куркынычлык факторлары
    Кызганычка каршы, техника ватылулардан иминиятләштерелмәгән. Шушы көннәрдә төп агрегат сафтан чыгып, кыйммәтле вакытны югалтуга китерде.

    Хуҗалыкчыл директор Рафиснур Садриевның оештыру сәләтен, алдан күрә белүчәнлеген билгеләргә кирәк. Ул запас частьлар, ягулык-майлау материаллары белән проблемаларны оператив хәл итә. Ярдәмгә гараж мөдире Илдар Галиев, инженер Михаил Шишкин киләләр. Төзексезлекләр эш урынында ук бетерелә.

    – Әгәр бу очракта кеше ресурсларыннан файдаланырга мөмкин булса, “һава канцеляриясе” алдында без көчсез, – диләр механизаторлар, – эссе көннәр чәчүне өзлексез алып барырга ярдәм итә, ләкин басуларга инде яңгыр да кирәк.

    Плюс терлекчелек
    Чәчү белән бергә җәге лагерьларны мөгезле эре терлекләрне кабул итүгә әзерләү бара. Әлегә алар өчен сенаж һәм печән запасы җитәрлек. Бу сезонда күпьеллык үләннәр 585 гектар мәйданны били.

    – Шушы көннәрдә савым сыерлар җәйге асрауга күчереләчәк, – дип аңлата Р.Хикмәтов, – үләннең җитәрлек биеклектә үсүен көтәбез.

    Икмәк үстерү, терлекчелектә югары күрсәткечләр алу өчен иң элек туган җирне яратырга, аңа җан җылысын бирергә кирәк. Бәзәкәлеләр шулай эшлиләр дә. Аларның хезмәтен тигез итеп көннәргә дә бүлеп, көн озынлыгы, арыганлык белән дә үлчәп булмый. Аграрийларга бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.

    Р.Мирзаянова фотосы
    Рәсемдә сулдан уңга: механизатор Айрат Җиһаншин, чәчүчеләр Илдар Муллахмәтов, Рәшит Бәхтегәрәев, агроном Раиф Хикмәтов

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: