Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Район кырларында язгы кыр эшләре

Бу көннәрдә район кырларында тракторлар гөрелтесе кимеми.

Барлыгы 15 агрегат җәлеп ителгән, алар басуга органик ашламалар ташыйлар – Бүгенге көндә әлеге күрсәткеч, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру, күпьеллыкларны, туңга сөрелгән һәм пар җирләрен тырмалау белән, 9,7 тонна тәшкил итә.

Уҗымнар – бодай, арыш, третикале 2205 гектар мәйданны били, алар кышын яхшы сакланды. 14700 гектарда сабан культураларын чәчү күздә тотыла. Тиздән район игенчеләре агротехник чараларны башлаячаклар.

– Барысының да кәефләре яхшы, әлегә һава торышы безнең файдага, – ди Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе началҗнигы Илнур Илдарович. – Уңыш ничек булыр, вакыт күрсәтер. Һәм без бу вакытны, бер минутны да юкка сарыф итмичә, максималь нәтиҗәле итеп файдаланачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев