Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Районда иң яхшы агросәнәгать хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Авыл хуҗалыгы сезоны эшләрен уңышлы төгәлләүләре белән тантаналы чарада катнашучыларны район башлыгы Валерий Чершинцев котлады, аларның чын мәгънәсендә бу бәйрәмгә лаек булуларын билгеләде: район икмәге авыл хезмәтчәннәренең алтын куллары һәм һөнәри осталыклары белән булдырылган.

– Сезгә ару-талусыз хезмәт күрсәтүегез өчен рәхмәт белдерәм, һава торышының нинди булуына карамастан сайлаган һөнәрегезгә тугры булып каласыз, – ди Валерий Сергеевич.


Эшсез бер көн дә
Аграрийлар тормышында җиңел вакытлар юк. Быелгы ел да зур тырышлык, югары һөнәрилек, түземлелек таләп итте. Аграрийлар үз алларына куйган максатны үтәү өчен барысын да эшләделәр.


Бөртеклеләр буенча
Урып-җыю кампаниясе йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында бөртеклеләрдән иң югары уңышка Альберт Смирнов КФХсы иреште.
Бөртекле культураларның 978 гектар мәйданыннан 2727 тонна уңыш алганнар, бер гектардан алынган уңыш – 25,7 ц/га.


Республика алдынгыларына тигезләнеп
Сөт җитештерүдә Динар Әһлиев КФХсы алда бара. Сөтнең тулай савымы 276 тонна, узган елдагыга караганда – 150%.


– Бер сыердан савылган сөт 7 мең кг.тәшкил итә, республиканың алдынгы хуҗалыкларындагы дәрәҗәдә. Продукция алу өчен ясалма аталандыруны кулланабыз, даими ашату өчен савым сыерларына табиб күзәтүе үткәрәбез. Болар барысы да продуктлылыкны арттыруга ярдәм итә.


Гаилә фермалары
Районда 18 терлекчелек фермасы бар, шуларның 13ендә сөт савыла. Яңабирдедән Леонид Васильевның эше көйле бара.


– Бүгенге көндә КФХда 160 тонна сөт җитештерелә, ит – 3,5 тонна, бөртеклеләр – 268 тонна. Күрәктә 50 баш сыерга абзар төзүне тәмамлыйбыз, – ди аграрий.


Сыерлар турында
Авыллар җирлекләре отчетында район буенча өч меңнән артык шәхси хуҗалыклар исәпләнә, шуларның 335ендә 551 сыер бар.


Мисал өчен, Бәзәкәдән Рәсим Мусинда – 12 баш, Тоймадан Альберт Гарифуллинда –11, Александр Рябовта – 9 баш сыер. Аларның һәрберсе яраткан эшләренә күп көч сарыф итә.


Үсеш
Авыл хуҗалыгы икътисадның мөһим сферасы, илебезнең азык-төлек куркынычсызлыгын булдыра. Бу елда агымдагы бәяләрдә 443 миллион сумга тулай продукт җитештерелде. 234 миллион сумга продукция сатылды, бу узган елга караганда 115%. АПКны яклауга барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан 47 миллион сум бирелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев