Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Районда терлекләрне чиплаштыруга керештеләр

    Бу уңайдан яңа туган бозаулар чиплаштырыла һәм гомуми федераль базада теркәлә.

    Моның өчен чиплар һәм уникаль номерлар белән биркалар кулланыла.

    Беренчеләрдән булып эшне Әһлиевлар крестьян-фермерлык хуҗалыгында башладылар. Бирегә авыл хуҗалыгы терлекләренең бердәм базасын булдыручы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария хезмәте белгечләре килде.

    – Проект фермерлар һәм ветеринарларның эшен күпкә җиңеләйтәчәк. Хәзер барлык мәгълүмат электрон төрдә сакланачак, – дип билгеләде начальник Илнур Фәрухшин.

    Биркалау процедурасы берничә секунд эчендә башкарыла. Малның бер колагына уникаль номер һәм QR-код белән бирка эленә, икенчесенә – терлекләрне идентификацияләүнең бердәм системасында теркәлгән электрон чиплар.

    Ветеринария берләшмәсе эпизоотологы Глүс Сәлимов сүзләренчә, махсус чип – һәрвакыт мал белән йөрүче үзенчәлекле электрон паспорт. Анда терлекнең төре, туган датасы, токымы күрсәтелә, колак биркалары мәгълүматлары кертелә. Бозауның яшәү гомере дәвамында ветеринария табибы системага вакциналаштыру, авырулар турында мәгълүматларны да туплый.

    – Яңалыкка уңай карыйм. Ул һәр бозауның аерым хуҗалыкныкы икәнен дәлилли, чөнки чип номеры индивидуаль һәм аны алдап ясап булмый, – диде Динар Рәисович.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: