Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Районның торак пунктларында гражданнар җыены дәвам итә

ҖИРЛЕКЛӘР ТОРМЫШЫ

“Музыкаль” бүләк
Тойгуҗа авылы халкы район башлыгы Валерий Чершинцев, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре белән очрашты.

Отчёт белән бҗирлек башлыгы Рафит Сафин чыгыш ясады. Авылда яшәүчеләр 161 кеше, йорт хуҗалыклары – 127, шуларның 25е – бакчачылык. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 2019 елның 1 гыйнварына мөгезле эре терлекләр саны 37не тәшкил итте, шуларның 15е савым сыерлар.

Җирле дәрәҗәдәге бурычларны хәл итүдә үзара салым программасының ярдәме зур. Ләкин барысы да әлеге гамәлнең җирлек өчен ихтыяҗлы булуын аңламыйлар.

– Агымдагы елда үзара салым хисабына Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәлен ремонтлау өчен төзелеш материаллары юнәтү планлаштырыла, шулай ук янгын депосын ремонтлау, анда җылылык системасын алыштыру, тәрәзә уемнарын җылыту һәм бинаның аркылы кисемен каймалау, янгын сүндерү машинасы өчен запас частьләр юнәтү эшләрен гамәлгә ашырасы бар, – ди Рафит Әхмәтшинович.

Тойгуҗалылар икмәк эшләнмәләре сыйфаты һәм бәяләренә кагылышлы, кәрәзле элемтә эше һәм көнкүреш калдыкларын чыгаруны оештыру турында сораулар бирделәр. Алар контрольгә алынды.

Ике ел элек җирлектә “Төзүче” ҖЧҖ хезмәткәрләре көче белән яңа клуб сафка бастырылды. Ачылган көннән ул сәнгатькә битараф булмаган халыкны үзенә җәлеп итү үзәге булды. Тойгуҗалылар арасында төрле телләрдә җырлаучылар, биючеләр бар, үзләренең композиторлары һәм автор-башкаручы Роберт ага Нәбиуллин бар. Үзэшчән артистлар район чараларында актив катнашалар. Ә гражданнар җыенында “Төзүче” директоры Юнес Готин “музыкаль” бүләк – гармун бүләк итте. Шунда ук җирлек башлыгы Рафит Сафин дәртле татар көйләрен уйнады.

– Кирәкле уен коралы, – диде ул, – хәзер безнең чыгышлар тагын да ямьлерәк һәм күңеллерәк булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев