Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Районның торак пунктларында халык җыеннары дәвам итә

Тойгуҗа авылы халкы район башлыгы Валерий Чершинцев, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре белән очрашты.

Отчёт белән җирлек башлыгы Рафит Сафин чыгыш ясады. Авылда яшәүчеләр 161 кеше, йорт хуҗалыклары – 127, шуларның 25е – дача участоклары. 2019 елның 1 гыйнварына шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны 37не тәшкил итте, шуларның 15е савым сыерлар.

Җирле дәрәҗәдәге бурычларны хәл итүдә үзара салым программасының ярдәме зур. Ләкин барысы да әлеге гамәлнең җирлек өчен ихтыяҗлы булуын аңламыйлар.

– Агымдагы елда үзара салым хисабына Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлне ремонтлау өчен төзелеш материаллары алу планлаштырыла, шулай ук янгын депосын ремонтлау, анда җылылык системасын алыштыру, тәрәзә уемнарын җылыту, янгын сүндерү машинасы өчен запас частьлар юнәтү эшләрен гамәлгә ашырасы бар, – диде Рафит Әхмәтшинович.

Тойгуҗалылар икмәк эшләнмәләре сыйфаты һәм бәяләренә, кәрәзле элемтә эше һәм көнкүреш калдыкларын чыгаруны оештыруга кагылышлы сораулар бирделәр. Алар контрольгә алынды.

Ике ел элек җирлектә “Төзүче” ҖЧҖ хезмәткәрләре көче белән яңа клуб сафка бастырылды. Ачылган көннән ул сәнгатькә битараф булмаган халыкны үзенә җәлеп итү үзәге булды. Тойгуҗалылар арасында төрле телләрдә җырлаучылар, биючеләр, үз композиторлары һәм автор-башкаручы Роберт ага Нәбиуллин бар. Үзешчән артистлар район чараларында актив катнашалар. Ә халык җыенында “Төзүче” фирмасы директоры Юнес Готин сәнгатькәрләргә “музыкаль” бүләк – гармун тапшырды. Шунда ук җирлек башлыгы Рафит Сафин дәртле татар көйләрен уйнады.

– Кирәкле уен коралы, – диде ул, – хәзер безнең чыгышлар тагын да ямьлерәк һәм күңеллерәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев