Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Сабан туен – күтәренке күңел белән

Авыл хезмәтчәннәре 11-12 июньдә Сабан туйларын бәйрәм итәчәк. Бу дата - игенчегә мәдхия җырлау, аның намуслы хезмәтен зурлау дигән сүз. Сабан туе уңаеннан редакциянең иҗат төркеме Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Хәйдәр Һадиуллин белән очрашты. - Хәйдәр Гыйльмуллович, Сабан туе - иң беренче чиратта язгы кыр эшләренә нәтиҗә ясау...

Авыл хезмәтчәннәре 11-12 июньдә Сабан туйларын бәйрәм итәчәк. Бу дата - игенчегә мәдхия җырлау, аның намуслы хезмәтен зурлау дигән сүз.
Сабан туе уңаеннан редакциянең иҗат төркеме Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Хәйдәр Һадиуллин белән очрашты.
- Хәйдәр Гыйльмуллович, Сабан туе - иң беренче чиратта язгы кыр эшләренә нәтиҗә ясау дигән сүз.
- Чыннан да. Бүгенге көнгә 28988 гектарда сыйфатлы агротехник чаралар үткәрелде. 7364 гектарда сабан культуралары чәчелде, уҗымнар 2040 гектарда сакланды. 20 мең гектар мәйданда кыска срокларда дым каплатылды, 2000 гектарда - уҗымнар, 1700 гектарда күпьеллык үләннәр тукландырылды. Чәчү өчен 27 тонна элиталы орлык сатып алынды.
Бүген конкуренциягә сәләтле продукция җитештерү нигезендә эшмәкәрлекне оештыру мәсьәләләре әһәмиятле. Безнең җирләргә килгән "Татагро" ҖЧҖ инвесторы май орлыгына рапс, көнбагыш кебек заманча рентабельле булган техник культуралар җитештерәчәк. "Татагро" ҖЧҖ туфракны эшкәртүнең нульле технологиясен кулланып 10045 гектарда көнбагыш чәчте. Бу турыда безнең хуҗалыклар хыяллана да алмыйлар, чөнки техника бик кыйммәт.
- Игенчелек белән терлекчелек үзара бәйләнгән. Хәзер мал азыгы әзерләү башланачак. Терлекләрне уңышлы кышлату өчен күпме азык кирәк?
- 2012-2013 елгы кышлатуда тотрыклы сөт һәм ит җитештерү өчен бер шартлы баш терлеккә исәпләгәндә 30 ар центнер тупас һәм сусыл азык әзерләргә кирәк. Бу - 7 мең тоннадан артык печән, 19 мең тонна сенаж, 16 мең тонна силос дигән сүз.
- Агропромдагы милли проект кысаларында нинди эшләр башкарыла?
- Милли проектны тормышка ашыру максатында "Хуҗалык итүнең кече формаларын стимуллаштыру" юнәлеше буенча кредитлар бирү отышлы. 2006 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр 122 миллион сумлык 740 кредит рәсмиләштерелде.
Авыл җирлегендә йорт төзергә теләүчеләр өчен "2012 елга кадәр авылны социаль үстерү" программасы эшләнде, йортның инвестиция бәясенең 70 процентын дәүләт РФ һәм ТР бюджетлары хисабына субсидияли.
Бүгенге көнгә 30-35 яшькә кадәрле 61 гаилә авыл җирлегендә бу программа буенча йорт төзеде. 2012 елда биш гаилә йорт салып керәчәк.
- Хәйдәр Гыйльмуллович, минераль ашламалар кертмичә мул уңышка исәп тотып булмый. Бу өлкәдә хәл ничек?
- Вакытында ашламалар кертү уңышның нигезен тәэмин итә. Мәсәлән, "Кама" колхозы" хуҗалыгы җирләрендә бер гектар чәчүлеккә 33,3 кг гамәлдәге матдә кертелгән, "Хәйриев" КФХ - 47, "Р.Гыйләҗетдинов" КФХ - 37,4 кг. Ашлау белән беррәттән, башка агротехник чаралар да үз срогында үтәлергә тиеш. Хәзер механизаторлар чәчүлекләрне чүп-үләннәрдән һәм корткычлардан саклау белән шөгыльләнәләр, август-сентябрьдә уҗымнар чәчеләчәк пар җирләрен әзерлиләр.
- Традиция буенча, Сабан туенда иң яхшылар ачыклана, бүләкләнә.
- Авыл хуҗалыгында кемнедер аеру дөрес тә түгелдер. Терлекчелекнең һәм игенчелекнең нәтиҗәлелегенә һәркем - белгечтән башлап гади хезмәтчәнгә кадәр өлеш кертә. Инде Сабан туенда уңганнарны хөрмәтләүгә тукталганбыз икән, хуҗалыклар арасыннан "Кама" колхозы" ҖЧҖ (Ибраһим Галимов), "Мөхәммәтгалиев" КФХ (Илшат Мөхәммәтгалиев), "Абалач" ҖЧҖне (Альбирт Шияпов) билгеләп китәр идем. Бу хуҗалыкларның баш агрономнары һәм баш инженерлары да мактауга лаек. Радик Хикмәтов ("Нигъмәтҗанов" КФХ), Ринат Шириев ("Мөхәммәтгалиев" КФХ), Ренат Галимов ("Кама" колхозы") һәм башка уңган механизаторлар язгы кыр эшләрендә сынатмадылар.
Ветеран-механизаторларның тәҗрибәсе бәһасез. Рәшит Шиапов, Рифкат Гыйльметдинов, Мехәмәт Шәймәрдәнов, Суфиян Муллануров, Иван Кабаев ел саен чәчү чорында булышлык күрсәтәләр.
Форсаттан файдаланып, авыл хезмәтчәннәренә авыр, ләкин мактаулы эшләрендә уңышлар телим. Күтәренке күңел белән каршы алган Сабан туен матур итеп уздырып, көзен мул уңышка шатланырга насыйп булсын.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Рәсемдә: Х.Һадиуллин (сулда) "Кама" колхозы" директоры И.Галимов белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Менделеевск районы

2
X