Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Саранча Менделеевскига килеп җитте

    2 июльдә Бәзәкә авылы җирлеге территориясендәге "Кама" колхозы" кырларында куркыныч корткыч - итальян прусы булуы ачыкланды. Гадирәк итеп әйткәндә - бу итальян саранчасы, - дип билгеләп үтә "Россельхозцентр"ның ТР буенча идарәсе филиалының Менделеевск районы бүлеге баш агрономы Николай Токарев. - Алар һәм личинкалары Татар Тәкәше авылына бара торган юлда күренгән,...

    2 июльдә Бәзәкә авылы җирлеге территориясендәге "Кама" колхозы" кырларында куркыныч корткыч - итальян прусы булуы ачыкланды.
    Гадирәк итеп әйткәндә - бу итальян саранчасы, - дип билгеләп үтә "Россельхозцентр"ның ТР буенча идарәсе филиалының Менделеевск районы бүлеге баш агрономы Николай Токарев. - Алар һәм личинкалары Татар Тәкәше авылына бара торган юлда күренгән, хәтта асфальтка чыкканнар. Тыгызлыклары бер квадрат метрга 50 данә исәбендә.
    Дүрт ел дәвамында җәйнең коры килүе корткычларның үрчүенә сәбәпче булды. Итальян саранчасы авыл хуҗалыгы биләмәләре өчен куркыныч корткыч, чөнки бер бөҗәк 200 дән 500 граммга кадәр яшел үсемлекләрне ашарга сәләтле.
    Авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләре көче белән аларның таралу чыганагы 30 гектар мәйданда "Альфа-шанс" препараты белән эшкәртелде. Россельхозцентр, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, хуҗалыклар агрономнары һәм авыл советлары белгечләре катнашында мобиль төркем оештырылды, алар итальян саранчасының алга таба таралуына юл куймас өчен һәр көнне басуларны күзәтеп торалар. Николай Михайлович билгеләп үткәнчә, зарарлы корткыч күпьеллык үләннәр - клевер, люцернаны, шулай ук яшелчә культураларын ярата. Димәк, бакчачыларга үз участокларын даими контрольдә тоту кирәк.
    Ольга Смолькова

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: